Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Шуңа күрә бүген һәр ата-ананы баласын мәктәпкә җыеп җибәрү проблемасы борчый.
Район базарында үткәрелгән күзәтүләрдән соң, тәкъдим ителгән мәктәп формасының ир-балаларга дигәне 2500 сумнан башлануы билгеле булды. Яхшы сыйфатлырак тукымадан дигәннәре 5550 сумга кадәр. Комплектка бары тик чалбар белән пиджак керә. Аларга өстәп тагын бер кием алырга теләсәгез, өстәмә акча түләргә кирәк. Кызларга исә, ак кофтлар 1000 сумнан башлана, моңа өстәп итәк аласы, алары да шушы бәядән ким юк. Моннан тыш, кызларның бит әле чәчләренә бантиклар, ак колготкилар да кирәк. Соңгылары 250 сумнан да ким түгел.
Малайлар өчен күлмәкләрнең озын яисә, кыска җиңлесе 800 сумнан башлана. Ата-аналарның күбесе кышкы салкыннар турында алдан ук кайгыртып, водолазкалар, җылы свитерлар сатып алырга тырыша.
Аяк киеменә килгәндә, аларның бәясе 700 дән 1200 сумга сумга җитә. Спорт белән шөгыльләнү өчен кроссовкалар, мәктәп эчендә киеп йөрергә икенче аяк киемен дә өстәсәгез, бер балага кимендә 4000ләп акча кирәклеген әйтергә кирәк.
Мәктәп баласына кирәк булган тагын бер нәрсә - букча. Ә аларның нинди генә төре юк базарда. Кагыйдә буларак, башлангычта укучы балалар өчен әти-әниләре рюкзакка өстенлек бирәләр. Алар кимендә 800 йөз сум тора. Ә менә ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып торган маяк утлары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе ике мең сумга кадәр җитә.
Ә менә сумкага тутырасы кирәк-яраклар тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк. Юка дәфтәрләрнең 18 битлесенең бәясе – 12-15 сум. Шуңа өстәп, калын дәфтәр, рәсем ясау өчен альбомнар, көндәлекләр, карандаш һәм буяулар, моңа шулай ук ата-аналар үз кесәсеннән сатып ала торган төрле дәреслекләр, аерым фәннәр өчен дәфтәрләрнең дә бәясен өстәгәч, шактый саллы сумма килеп чыга. Ә кайбер гаиләләрнең мәктәпкә ике, өч, хәтта дүрт бала озатырга тиешлеген исәпкә алып, бу сумма бермә-бер арта.
Сораштыру
–Мин өч бала әнисе, ди Алсу ханым. Быел улым дүртенче сыйныфка, кызым беренче сыйныфка бара, кечкенәбез әлегә балалар бакчасына йори. Әйберләр быел аеруча кыйбат. Үткән ел Путин акчалары да ярдәм итеп куйды, кызганыч быел ул юк. Гаилә бюджетына авырлык килмәсен өчен, барысын да акрынлап сатып алырга тырышабыз.
–Быел безнең гаиләдән мәктәпкә дүрт бала бара. Кимендә 60 мең акча кирәк булыр дип уйлым. Шатлыклы да, шактый мәшәкатьле дә вакыйга. Әйберләрне алу өчен төрле җирләргә, базарларга йөрибез. Анда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, бәяләре дә арзанрак. Шулай итеп, шактый акчаны экономияләргә була, ди Алешкин-Саплык авылыннан Наталья Клементьева.
Фәридә Нуретдинова:
– Улыбыз быел 11 сыйныфка бара. Укучы балабыз гаиләдә икәү, икенчесе 6 сыйныфка бара.Әлегә берни дә алмаган, барысы да кирәк, үткән елгыларның сыйфаты чыкты. Югары сыйныфларда акча күбрәк БДИга әзерләнү өчен “решебник”лар һәм консультацияләргә китәдер инде ул.
Светлана Насретдинова:
– 1 сентябрьне дулкынланып көтәбез. Улыбыз быел тугызынчы сыйныфтан соң, Ульяновск шәһәренә техникумга укырга керде, Икенче улыбыз җиденче сыйныфка барачак, төпчегебезгә 5 яшь. Әле берни дә алмаган, бу атнада базарга барырга уйлыйбыз. Техникум студентыбызга, укучыга, балалар бакчасына йөрүчегә дә һәркайсына кирәк-яраклар аласы әйберләр бик күп. Үткән елдагыдан әйберләрнең дә шактый кыйммәтләнде. Әле уку елы башлангач та кирәк-ярак күп кирәк булачак. Зарлана дип уйлый күрмәгез, сөенечле мәшәкатьләр, куанычлы чыгымнар бу.
Альбина Шәрәфетдинова:
– Гаиләбездә өч бала. Олы кызыбыз быел студент булды. Укучыларны да, студенты да әзерләү кыйммәткә төшә. Эшләп торабыз, ни булганы җитәр, исәнлек булсын, шатлык-куанычлар белән балалар белем алсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев