Балаларны яклау көнендә Чүпрәледә Коляскалар парады узды
1 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көне 1949 елның ноябрендә Парижда гамәлгә куела.
Ел саен районда 1 июнь– Балаларны яклау көнендә зур бәйрәм һәм Коляскалар парады уза. Бу көнне чараларны оештыручылар әкияти итеп үткәрергә тырышалар.
Быел балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм программасы яңа «Чүпрәле» паркында узды.
Парк әкият персонажларына тулы һәм балаларның шат авазларына күмелгән иде. Әти-әниләр төрле тематика стилендә нәнләренең коляскаларын бизәгәннәр. Парадта барлыгы 16 гаилә катнашты, өстәвенә, анда район үзәгеннән генә түгел, ә төрле авыллардан да килгәннәр иде.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады:
– Балаларны яклау көне - ул бәхет, өмет бәйрәме. Безнең сәләтле, акыллы балаларыбыз бик күп һәм без, өлкәннәр аларның киләчәкләре өчен барысын да эшләргә тиеш. Бу безнең алдыбыздагы зур бурыч. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән бәйле тормыш һәм хезмәт юлын багышлаган педагогларга, тәрбиячеләргә олы рәхмәт әйтәсе килә. Балалар - безнең киләчәгебез.
Район башлыгы бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләр генә теләде. Аннары коляскалар парадында катнашучыларны бүләкләү булды. Бу матур һәм күркәм конкурста җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр дә булмады. Аларның барысын да төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар. «Коляска - Башваткыч» номинациясендә – Нуретдиновлар гаиләсен, «Әкияттә кунакта» номинациясендә –Топтыгиннар гаиләсен, «Тере дөнья» номинациясендә - Солдатовлар һәм Мадуровлар гаиләсен, «Коляска–Сюрприз» номинациясендә– Синдюковлар гаиләсен, «Курчак йорты » номинациясендә –Вәлиуллиннар гаиләсен, «Сәламәтлек сакчысы» номинациясендә–Мөхәммәтшиннар гаиләсен, «Минем беренче автотранспортым” номинациясендә –Насретдиновлар гаиләсен, «Принцесса каретасы» номинациясендә –Кудрявцевлар гаиләсен, «Яшь диңгезче» номинациясендә- Топтыгиннар гаиләсе, «Чәчәкле коляска» номинациясендә-Шәйдулловлар һәм Садыйковлар гаиләсен, "Космосны яулаучы" номинациясендә– Вилдановлар гаиләсен, «Принцесса өчен тәхет» номинациясендә–Хемницерлар гаиләсен, «Әкият боланы» номинациясендә –Мутиннар гаиләсен, «Музыка яратучы» номинациясендә –Ахмуковлар гаиләсен һәм «Яшь пилот» номинациясендә –Измайловлар гаиләсен.
Моннан тыш, паркта бәйрәм концерты, уеннар һәм конкурслар узды. Шулай ук, китапханә белгечләре күңел ачу ярышлары да үткәрделәр.
Шулай ук, белем бирү учреждениеләренең эшләнмәләрен, мастер-классларын, туган якны өйрәнү музееннан экспонатларны карарга мөмкин иде. Ә сәхнәдә «Талантлар планетасы»V район яшь талантлар конкурсы финалы узды.
1 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көне 1949 елның ноябрендә Парижда гамәлгә куела. Ә беренче тапкыр рәсми рәвештә ул 1950 елда билгеләп үтелә башлый.
ФОТОЛЕНТА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев