Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган

Каеш адаптерлары һәм накладкалар турында

2025 елның 26 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде — рәсми рәвештә «Балаларны тотып тору системасы (җайланма)» төшенчәсе кертелде. Бу хакта ТР Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзгәрешләрдә билгеләп үтелгәнчә, тотып торучы җайланмалар «тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә сертификацияләнгән булырга тиеш (ТР ТС 018/2011).

Үзгәрешләр нигезендә, лямкалар, пряжкалы сыгылмалы элементлар, адаптерлар, фиксаторлар, накладкалар һ.б. тотып торучы җайланма дип саналмый.

Исегезгә төшерәбез, балаларны тотып тору җайланмасы — ул балаларны транспорт чарасында аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметү максатыннан йөртү конструкциясе.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, балаларны махсус системалар ярдәмендә 7 яшькә җиткәнче, алгы утыргычта 12 яшькә кадәр йөртергә кирәк.

Автоинспекторлар 12 яшькә кадәр балаларны тотып тору җайланмаларын хәтта арткы утыргычта да кулланырга киңәш итә. Бу максималь куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.

Яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф 3 мең сум. Вазифаи затлар өчен — 25 мең сум, ә юридик затлар өчен — 100 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев