Балалар җәе куркынычсыз үтсен
Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Алар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә аңламыйча, шырпы, төрле кабызгычлар, янучан матдәләр белән уйнарга мөмкиннәр.
Каникул вакытларында республикада янгыннарда ел саен 10га якын, ил буенча 400гә якын бала һәлак була. Боларның күбесе шуклык аркасында килеп чыга. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә һәм янгынның никадәрле куркыныч икәнен аларга аңлатырга, даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү дә аерым игътибарда булырга тиеш. Ә иң мөһиме – баласы янында олы кеше: әти-әни, әби-бабай үзе дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсен! Бу очракта баласын әлеге күнекмәләргә ул үз үрнәгендә өйрәтәчәк.
Йортта, өйдә, күзгә ташлана торган урында гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп кую да зыян итмәс. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белми. Бала үзенең яшәгән урыны адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып, кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл килеп чыкканын аңлата алса бик яхшы булачак.
Янгын чыккан очракта, ялгыз калган балалар үзләре генә куркыныч урыннан чыгып китә алмый. Бала йортта үзе генә кала икән, газ һәм электр приборларын сүндерү, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерү – куркыныч хәлне булдырмый калуда бер адым! Хуҗалыкта янгын чыкканын хәбәр итүче һәм янгын сүндерү җайланмасы булдыру да – замана таләбе.
Шушы кагыйдәләрне истә тотканда балалар җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, күнелле итеп үткәрәчәк. Без һәрбер ата-анага шуны телибез.
Инсаф Шакиров, Буа һәм Чүпрәле районара күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы, эчке служба майоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев