Балачак хатирәләре
Олыгайган саен узган гомерләр, балачак һәм яшьлектә булган вакыйгалар искә төшә, күңел төпкеленнән төрле истәлекләр калкып чыга...
Бу язмам авылыбыздагы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң ничек итеп алты ел буе күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп укуыбыз турындагы хатирәләрдән гыйбарәт. Безнең замандагы мәктәпләр, уку шартлары белән хәзерге заманда салынган мәктәпләрне, уку йортларын чагыштырып карасак, аерманың җир белән күк арасы икәнлеген күрербез.
1965 елның 1 сентябрендә, чәршәмбе көнне, күрше авылдагы Иске Кәкерле урта мәктәбенә укырга килдек. Җылы, матур көн, йомшак җил исә. Линейкага бастык. Укучыларның күплеге... Сабан туе диярсең. Мәктәп директоры Әсәдулла Вәлиев «789 укучы белән уку елын башлап җибәрәбез», дигән сүзе әле дә истә. Шулардан 110 укучы – Иске Ишле авылыннан, 5 – 8 сыйныфларга йөреп укучылар. Авылдагы башлангыч мәктәптә укучылар саны да шул чама. Хәзер 789 укучысы булган мәктәпне күз алдына китерегез. Параллель сыйныфлар гына да өчәр-дүртәр иде. Монысы чагыштыру өчен: быел Иске Ишле урта мәктәбендә 24 укучы бар, унбер сыйныфка. Мәктәп үзе 1998 елда ачылды. Менә шулай – элек укучы бар – мәктәп юк, хәзер исә мәктәп бар – укучы юк.
Мин 5 “Б” сыйныфына эләктем. Көн саен баруы-кайтуы ун чакрымга җыелган араны җәяү “шыпылдатабыз”. Миңа мәктәпкә бару өчен үзебезнең авылны тулысынча үтә чыгарга әле. Сентябрь, май айларында хәллерәк гаилә балалары велосипед белән йөрделәр. Бик ярлы торганлыктан минем велосипед юк, мескен әнинең аңа җитәрлек акчасы артмый. Өченче сыйныфны тәмамлаган елны әти вафат булган иде. Әнигә дүрт бала, кайнана калды. Шулай, көзге яңгырлармы, кышкы салкын буранмы, букчаңны аскан да чыгып киткән. Киез итек озакка чыдамый, төбе тишелә, аны төплек куеп елга берничә тапкыр ямыйбыз. Ашарга нәрсә иде дисезме? Сумкага салынган ипи кыерчыгы. Кышкы салкыннарда гадәттә, ул туңган була, теш җиңми.
Мәктәп биналары берничә, сыйныфлар салкын, мичләр утын ягып җылытыла. Безнең сыйныф бинаның иң очында. Коридор башында ишек юк, ачык тора. Буранлы көннәрдә, сыйныф ишеген ачкан саен, парта араларына кар бәреп керә.
1965 елның 18 октябре. Көне буе көзге яңгыр яуды, өс-баш манма су, шул килеш өйгә кайтып кердек. 1966 елның 11 январе, каникулдан соң беренче көн, каршы яктан искән салкын җил битләрне кыздыра, бияләй белән каплап барабыз. 17 январь, температура 30 градус чамасы, шулай салкын булуга карамастан, мәктәпкә бардык, анда безгә “болай салкын булса, килмәгез” дип әйтеп, кире кайтарып җибәрделәр. 1966 елның 31 январе, дүшәмбе көн. Без мәктәптә идек, төш вакыты җитәрәк көчле буран кузгалды. Укытучылар безнең авылның барлык укучыларын, дәресләр беткәнче үк бергә тупладылар да, бер-берегезне калдырмагыз, ял итәргә утырмагыз, кемнәрнең туганнары бар – кереп куныгыз, дип кайтарып җибәрделәр. Авылга таба атлыйбыз, балаларның күпчелеге арт белән кайта, ал белән кайтучылар җиргә бик нык иелгән, йөзләрен бияләй белән каплаган, күз ачкысыз буран котыра да котыра...
1965 - 66 уку елының истәлекле даталары: 15 февральдә М.Җәлилнең 60 еллык юбилее, 26 апрельдә Г.Тукайның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчебез Шамилә апа Низамова булды. 26 февраль көнне (шимбә) география укытучыбыз Азат Кәримович Сәгъдиев район үзәгенә география буенча олимпиадага алып барды. Җигүле чанага утырып баруыбыз хәтердә яхшы саклана. Март аенда КПССның ХХIII съезды ачылды. Шул уңайдан олы сыйныф укучыларын линейкага бастырдылар. Мәктәп директоры үзенең чыгышында укучыларны тагын да яхшырак укырга чакырды.
1966 елның җәендә Яңа Ишле авылында яңа мәктәп бинасын төзеп бетерделәр. Шул уңайдан Иске Ишленең 5-8 сыйныфларга йөреп укучыларын Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Яңа Ишле сигезъеллык мәктәбенә күчерделәр. Шулай итеп 1966 елның 1 сентябреннән күрше Яңа Ишле авылына йөреп укый башладык, мин 6 “А” сыйныфына эләктем. Бару-кайту арасы шул ук – 10 километр тирәсе. Башта бер ай чамасы төрле транспорт чарасы билгеләделәр, аннан соң ул бетте, тагын җәяү йөрергә калдык.
Яңа һәм Иске Ишле авыллары элеккеге “Алга” колхозының ике бригадасы иде. Бер үк колхоз авыллары булганлыктан ике арада төрле транспорт чаралары – җигүле атлар, тракторлар, автомашиналар йөреп торды. Без утырып барабыз, дип аны-моны карамыйча, транспорт чарасына ябышабыз. Берәр күңелсез хәл килеп чыгар, дип уйламадык та шул инде. 1967 елның январе. 6 сыйныфта укып йөрибез. Җәяүле буран, көн шактый салкын. Без өч малай бергә туры килдек тә, җәяү атлыйбыз. Арттан “ДТ-54” тракторы куып җитте. Артына тросс таккан. Трактор туктады, бер иптәшебез кабинага кереп утырды, без ике малай, тракторның арткы басмасына менеп бастык. Дөрес, тракторчы безгә анда басарга рөхсәт бирмәде. Һәм безнең анда менеп ябышканны да күрмәде, чөнки кабинаның арткы тәрәзәсен кар каплаган иде. Тотынып барырга да бик җайсыз, ягулык багының капкачына икебез дә сыңар кул белән генә тотындык. Бара торгач минем кул бик нык өшеде, бармаклар әрни башлады. Кулларымны алыштырмый чара юк. Шул вакытта аягым шуып китеп гусеницага тиде һәм киез итегемне эләктерде, крылога менеп җиткәндә генә итегем котылды. Аллаһы Тәгалә саклады, аягыма зыян килмәде. Мин егылып трактор артыннан сөйрәлеп баручы тросс өстенә төштем, троссны трактор тартып китте, троссның башы киемемне ертты. Калган юлны җәяү бардым. Менә бит ничек – малай-шалайның азгынлыгы нәтиҗәсендә тракторчыны эшкә бәйлибез бит! Тик ул чакларда бу турыда уйланылмаган шул инде.
Тагын бер вакыт шундый хәл булды. Артына озын, калын нарат агачы элгән “ДТ-54” тракторы куып җитте. Ул вакытта пилорама Яңа Ишле авылында гына иде. Арабыздан әрсезрәк ике малай тракторны куып җитеп, агачка менеп тә атланды. Әмма ерак бара алмадылар, агач бер якка сугылды да болар тәгәрәп тә калдылар. Берчакны тагын шулай укудан кайтып барабыз. Бездән алдарак бастырык куеп, салам төягән җигүле ат кайта. Без бу атны куып җитә яздык. Тагын әрсезрәк ике малай йөгереп киттеләр дә, бастырыкка бәйләгән аркан буенча өскә үрмәләделәр. Менеп җитәбез дигәндә генә бастырык башыннан аркан котылып китте дә, җиргә китереп сукты. Ике малай һәм йөкче абзый салам өстеннән мәтәләп төштеләр. Безгә кызык, көләбез. Теге йөкче абзый малайларны чыбыркысы белән куып китте. Аларны тота алмагач, чыбыркысы белән миңа эләктереп алды. “Абзый, нишлисең, мин гаепле түгел бит”,- дим. “Көлмиләр аны”,- ди бу.
1968 елның ноябре. Яңа Ишле авылында 8 сыйныфта укып йөрибез. Безнең күршедә яшәүче тракторчы һәр көнне колхоз үзәге булган Яңа Ишлегә тирес төйи торган бульдозер белән эшкә – тирес төяргә бара. Без шушы трактор белән мәктәпкә укырга барырга өйрәнеп киттек. Тракторчы авыл башында бульдозерның чүмечен кабина алдына төшереп куя, без шунда 5-8 малай менеп утырабыз. “Яхшырак тотынып утырыгыз”,- ди дә чүмечне кабина өстенә күтәреп куя. Тотынырга нәрсә – шул борт кырыйлары. Әле бит ул чүмеч трактор барганда алга-артка тирбәлә. Тирескә буялып, «хуш исләр» аңкытып мәктәпкә барып керәбез. Кайтканда бу трактор тәтеми, чөнки кичкә генә кайта. Без шулай 6 ел буе чит авылга укырга йөреп, зур чыныгу алдык. Мәктәпкә ничек барасың, ничек кайтасың – ул синең проблема.
Хәзер инде яшь буынны, мәктәп укучыларын эшләтмичә, җәяү атлатмыйча, өф-өф итеп иркәләп бозу бара. Алар өйләрендә дә сәламәтлеккә, укуга зыян китерә торган телевизорга, компьютерга, кесә телефонына һ.б. багып утыралар, физик хәрәкәт бөтенләй юк диярлек. Минемчә, болар бер дә яхшы нәрсәләр түгел. Нәзберек, эшкә сәләтсез, сыек буын әзерлибез бит. Безне алай иркәләмәделәр. 5 чакрым тагын җәяү барабыз, аннан соң колхоз бәрәңгесен чүпләргә алып китәләр, 5 – 7 сәгать эшләгәннән соң 5 чакрым тагын җәяү кайтабыз. Аннан-моннан тамак ялгап алганнан соң, шикәр чөгендере кырына китәбез, йорт саен 1–2 гектарлы участок бүлеп бирелгән, бөтен эш кул хезмәтенә бәйле. Караңгыга чаклы эшләгәннән соң, күтәрә алган кадәр чөгендер күтәреп кайтабыз – анысы казларга ашатырга кирәк. Төнлә керосин лампасы яктысында дәрес әзерләргә утырабыз. Безнең авылда электр уты 1968 елның декабрендә генә кабынды.
Чөгендер дигәннән, тагын бер нәрсә искә төште. Монысы сүз уңаенда гына. 1968 елның 22 сентябре, якшәмбе көн. Күк йөзе куе кара болыт белән капланган. Төшке ашны ашаганнан соң чөгендер кырына килдек. Әмма төшке аш вакыты узган гына булуга карамастан, кичке эңгер-меңгер шикелле, шомлы караңгылык. Сәбәбе – зур фаза белән Кояш тотылу бара, кызганыч Кояш тотылуның үзен күреп булмады, чөнки күк йөзе бик болытлы иде. 2022 елның 25 октябрендә менә шушы Кояш тотылуның өч саростан соң кабатлануы булачак. Бер сарос ул – 18 ел 10 – 11 тәүлек 8 сәгать. Димәк, өч сарос 54 ел 32 – 33 тәүлек.
Мәктәп темасына, уку дәверендәге истәлекле вакыйгаларга әйләнеп кайтып, 1967 елның 11 марты, шимбә көн, булган вакыйгаларны да сөйлисем килә. Язучы Г. Ибраһимовның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Чараны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Кадыйровна Вәлиханова оештырды. Доклад укуны 7 сыйныф укучысы Данирә Субаевага йөкләгәннәр иде. Билгеле булганча, бу язучы Сталин репрессиясенә эләгеп, 1937 елда һәлак ителгән. Ул вакытта моны әйтергә ярамый иде.
Башка истәлекле даталарга килсәк, 1967 елның ноябрендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллык юбилее булды. 1968 елның март ахырында пролетар язучы М. Горькийның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Аңа багышланган чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлҗиһан Миңнебаева үткәрде.
1969 елның январе. Январь уртасыннан башлап ун көн чамасы бик салкын көннәр торды. Хәтта радио аша укуны да кичектерделәр. Шул салкын көннәрдә СССР галәмне яулауда чираттагы уңышлы адымын ясады. Моны газета укучыларның исләренә төшерүдән зыян булмас. 14 январьда галәмгә космонавт Владимир Шаталов идарә иткән “Союз – 4” космик корабле чыгарылды. 15 январь көнне өч космонавт Волынов, Елисеев һәм Хрунов утырган “Союз – 5” корабле старт алды. Дөньяда беренче тапкыр орбитада космик станция төзелде: ике корабль үзара ялгандылар һәм ике космонавт – Елисеев белән Хрунов “Союз – 5” тән “Союз – 4” кә күчеп В.Шаталов белән кайттылар. Менә шушы вакыйгага нәкъ 50 ел вакыт үткән.
Имтиханнар тапшырып җәйне үткәрдек тә, 1969 елның 1 сентябрендә Иске Кәкерле урта мәктәбенең 9 сыйныфына укырга килдек. Шулай итеп яңадан көн саен Иске Кәкерле авылына йөри башладык. Хәзер инде минем дә велосипедым, чаңгыларым бар. Минем, әлбәттә, иң яраткан фәнем астрономия иде. Бу фән 10 сыйныфта укыганда керә башлады. Аннан кала, математика һәм физика. Ни кызганыч, мәктәпләрдә дәрес буларак астрономия фәнен укытуны бетерделәр. Зур галәмгә чыксак, безнең Җир, Кояш һәм аның планеталары галәмнең бер почмагындагы тузан бөртеге шикелле генә. Кешеләрнең күпчелеге үзенең уй- фикерләре, күзаллаулары белән менә шушы “гөнаһлы җирдән” чыга алмыйча яши бирә. Тагын шуны да әйтим, безне урта мәктәптә математикадан Роберт Җиһанша улы Рәкыйпов укытты. Бу укытучыбыз – танылган язучы Шамил Рәкыйповның бертуган энесе, Яңа Чокалы авылыннан. Әлеге шәхес минем гомер юлымда очраган олы хөрмәткә иң лаеклы кешеләрнең берсе. Чын мәгънәсендә ул Укытучы иде. Барыннан да бигрәк – ул бик көчле математик. Безне укытканда ук математика буенча язган монографиясе бар иде. Шагыйрь, хикәяләр язучы (кайбер шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән), оста рәссам һәм баянчы. Тәртипсез укучыларга шаяртып, “мин кыйнашырга да бик оста”, - дия торган иде. Бу урында ирексездән: “талантливые люди талантливы во всем” дигән әйтем искә төшә. Бездән соң аны Мунчәли мәктәбенә директор иттереп күчерделәр. Аннан соң ул Әлмәткә китеп урнашты, шунда яшьли, 1959 елда, 59 яшендә вафат булды.
Истәлекле вакыйгалардан 1970 елның 22 апрелендә бөек юлбашчыбыз В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттек. 1971 елның мартында КПССның ХХIV съезды ачылды. Без, мәктәп укучылары һәм укытучылар линейкага бастык, митинг үткәрдек. 1971 елның җәендә 10 сыйныфны тәмамлап, кулларыбызга урта белем турында аттестат алдык. Миңа, шуннан соң, беркайда да укырга туры килмәде...
Васил Фәхретдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев