Азык күп булгач сөт тә күбәя
Быелгы кышка район терлекчеләре маллар өчен азыкны мулдан әзерләп керделәр. Әмма, “Цильна” һәм “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының кайбер филиаларыннан кала, башкаларда сөт саву күрсәткече түбән
Бүген авылда
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Айваз Абязов сүзләренчә, җәйлеген һәр баш мөгезле эре терлеккә 23 центнер урынына 32 центнер исәбеннән сусыл һәм тупас азык әзерләнгән. Фуражга да кытлык юк. Димәк, терлекчелек продуктлары җитештерүдә төп роль кеше факторына туры килә.
Бүгенге көндә сөт җитештерү фермаларында асралучы 4600 баш савым сыерның һәркайсыннан уртача 13,7 килограмм сөт җитештереп, республикада 24(!) урынны билибез. Кабул итү пунктларына 63,1 тонна югары сыйфатлы продукция тапшырыла. Татарстан Республикасы буенча һәр сыердан савылган сөт уртача 16,5 килограммны тәшкил итә.
Алдынгылар
“Цильна” җәмгыяте сыер савучылары сөт җитеш-терү юнәлешендә тотрыклы эшләүләрен дәвам итәләр. Аларда һәр сыердан югары майлылыктагы 24 килограмм сөт савыла. Көн саен 96 процент товарлылык белән 20 тоннадан артык сөт саталар цильналылар. Әлбәттә, коллективтагы хезмәт дисциплинасы, маллар рационын микро һәм макро өстәмәләр белән тулыландыру, савымчылар өчен мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары кулланылу продукция җитештерүне арттыруга нык йогынты ясый.
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасына караган Яңа Элмәле филиалында да савым сыерлардан күп һәм югары сыйфатлы продукция алуда нәтиҗәле эшли.
Бер сыердан 20,5 килограмм сөт сауган коллектив тәүлек саен 4 тонна 336 килограмм базис нормадагы майлылыкта, югары сыйфатлы сөт сата. Бу узган елгы күрсәткечтән дә 300 килограммга артыграк. Городище һәм Татар Бизнәсе филиалы сыер савучыларының хезмәте дә мактауга лаек.
Канәгатьләнмәслек эшлиләр
Саплык, Яңа Уби һәм Түбән Каракитә филилларында сөт саву юнәлешендәге хезмәт канәгатьләнерлек түгел. Кайчандыр тотрыклы гына эшләп килгән “Эталон-Агро” җәмгыяте дә сөт җитештерү буенча бик нык артка тәгәрәгән.
Айваз Абязов савым күрсәткечләрен артырырга мөмкинлекләр барлыгы турында әйтә.
– Беренче чиратта ашату технологиясен тиешенчә үтәргә кирәк,- ди ул. – Һәр сыерга берәр килограмм исәбеннән кукуруз бөртеге, пешкән бодай, көнбагыш һәм рапс түбе бирергә кирәк, -ди белгеч.
Көз көннәрендә траншеяларга салынган сенажларны 16 күрсәткеч буенча анализга алып һәр траншеяның паспортын да ясаган булганнар. Хәзер шуннан чыгып урыннардагы терлекчелек белгечләренә балансланган рацион төзергә кирәк. Кышлату барышында малларның продуктлылыгын арттыруда андый рационның тәэсире зур булачагын искәртә Айваз Абязов.
Сыерлар бозаулар чак
Терлекчелек тармагында тагын да бер төп мәсьәлә – ул яшь үрчемне исән-имин саклап үстерү.
Бозаулар тууның төп өлеше, гадәттәгечә, елның беренче кварталына туры килә. –Бу чорда ике меңгә якын яшь үрчем көтәбез. Бу – еллык бозаулар санының 40 проценты. Сыерларны бозаулатуга әзерләү һәм аннан соңгы зооветеринария чараларына игътибар бирелгәндә генә яшь үрчемнең үсүен тәэмин итү мөмкин, - ди терлекчелек буенча баш белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев