Аттестат - олы юлга юллама: Чүпрәледә чыгарылыш балы узды
Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Кулда- аттестат. Алда - башланмаган яңа юллар...
Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган 132 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.
Бу кичә чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка чын-чынлап озату булды. Аларга бары изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды.
Чыгарылышлылар белән бергә шатлыклы вакыйганы район башлыгы Марат Гафаров та уртаклашты. Шулай ук, котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев та ирештерде.
- Аттестат - сезнең алда зур горизонтлар ача торган олы юлга юллама. “Тормыш” дип аталган әлеге юлда беренче сыйныфтан сезгә күңеленең бер өлешен биргән, белемнәре белән уртаклашкан укытучыларны хөрмәтләргә, әти-әниләрне олыларга һәм бәяләргә кирәклеген онытмагыз.
Иҗат итегез, алга омтылыгыз, тормышны яратыгыз! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Хәерле юллар!- диде кичәге мәктәп укучыларын котлап, район башлыгы.
2018-2019 нчы уку елында 19 чыгарылышлы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды. Үзләренең лаеклы бүләкләрен алар район башлыгы Марат Ринат улы кулыннан алдылар.
Тантаналы чара барышында, шулай ук, укуда уңышларга ирешкән, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулаган укучылар хөрмәтләнде, бүләкләр алды. Мәктәп тормышында актив катнашкан әти-әниләр дә читтә калмады - алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-Безнең мәктәп тормышы якты һәм бай булды. Безгә шәхес буларак формалашырга ярдәм иткән, белем биргән мәктәбебез икенче өебезгә әйләнде. Биредә узган мизгелләр һәрвакыт күңелләребездә сакланыр. Үз чиратыбызда, безнең белән горурланырлык итеп яшәргә тырышачакбыз, – диде укучылар исеменнән Вәсилә Кәлимуллина.
Әлбәттә тантана барышында "Ел укучысы” игълан ителде. Быел бу исемгә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Дилә Низамова ия булды.
Кичә Чыгарылыш паркында кичке күңел ачу программасы белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев