Агымдагы елда дуңгызларда африка чумасы очраклары 4 эре дуңгыз фермасында теркәлде
Республикада зоогигиеник нормалар һәм дуңгызларны тоту кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә, азыкны имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм аларны терлекләргә ашату алдыннан термик эшкәртү үткәрергә кирәк.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясендә африка чумасы буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә киеренке килеш кала бирә, дип хәбәр итә.
–Агымдагы елда дуңгызларда африка чумасы очраклары 4 эре дуңгыз фермасында теркәлде (Краснодар крае, Новгород, Воронеж, Еврей автоном өлкәләре). Соңгысы ноябрьдә «Коралл» җәмгыяте дуңгызлары арасында теркәлгән (Тверь өлкәсе, Бежецкий районы, Шишков авыл җирлеге),-ди “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.
Шуңа бәйле рәвештә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үз хуҗалыкларында әлеге авыруны булдырмас өчен бөтен таләпләрне дә үтәргә чакыра.
Моның өчен, беренче чиратта, республикада зоогигиеник нормалар һәм дуңгызларны тоту кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә, азыкны имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм аларны терлекләргә ашату алдыннан термик эшкәртү үткәрергә кирәк. Азык-төлек калдыкларын, шулай ук, термик эшкәртергә (кимендә 30 минут) кирәк. Дуңгызлар асрала торган, азык әзерләү һәм саклау урыннарында дезинфекция һәм дезинсекция үткәрергә кирәк булачак, чөнки талпаннар шулай ук вирус таратучылар булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев