«Агростартап» гранты: сыердан алып – балыкка кадәр
Моңарчы гамәлдә булган программаларга өстәмә итеп, милли проект кысаларында Татарстанда фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа «Агростартап» проекты эшли башлады.
Проект турыдан-туры авыл хуҗалыгында фермерлыкны һәм кооперация системасын үстерүне күздә тота. Бу төр дәүләт ярдәменә кем дәгъва итә ала һәм әлеге программада катнашу өчен эшне нидән башларга? Шундый сораулар белән без район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайловка мөрәҗәгать иттек.
–Ильмир Расыйхович, нәрсә ул “Агростартап”?
–“Агростартап” эш башлаучы фермерларга һәм эшмәкәрләргә грант буенча ярдәм күрсәтү милли проектының авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә юнәлтелгән өлеше. Бу халыкны эш белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыруга гарантия. Программага агымдагы елның 6 августында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан старт бирелде.
Программа 2019 - 2024 елларга «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында крестьян-фермер хуҗалыклары санын арттыруга, эш урыннары булдыруга һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.
“Агростартап” программасының үзенчәлеге – яңа эш башлаучы фермерларга үз хуҗалыкларын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм бирү. Яңа эш башлаган фермерларның хуҗалыклары кооперация составында булган очракта грантны 4 миллион сум күләмендә бирү карала. Бу сумманың 90%ын дәүләт бушлай бирә, ягъни аны кайтарып бирү таләп ителмәячәк. Шул ук вакытта фермерның үзенә 10%тан ким булмаган сумманы эш башлау өчен тоту кирәк булачак.
– Грантка кем дәгъва итә ала?
– Авыл җирендә яшәүче, яки авыл җирендә теркәлеп яшәргә теләге булган аграр бизнес белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнергә җыенган гражданнар аны ала ала. Шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган, әмма авыл җиренә кайтып үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр дә грант алуга дәгъва итә ала. «Агростартап» шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) ияләренә да бирелә. Әмма, конкурс нигезендә җиңүче дип табылганнан соң, әлеге шәхси ярдәмче хуҗалык иясе, 15 көн эчендә үзенең хуҗалыгын федераль салым хезмәте органнарында крестьян-фермер хуҗалыгы итеп теркәргә тиеш.
Программа шартлары буенча, катнашучыларның авыл хуҗалыгы буенча урта, югары, өстәмә белемле булуы сорала. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы белгечлегенә ия булмаучыларга да өстенлекләр каралган. Ягъни грантка дәгъва итүченең авыл җирендәге хезмәт стажы 3 ел булуы да, һәм бернинди белеме булмаган килеш соңгы өч елда шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) алып баруы да җитә.
Программада катнашучының алдагы 5 елга грантны үзләштерү планы булырга тиеш. Грант алучы, шулай ук, эш урыннары булдырырга мәҗбүр, аларның саны грант күләменә бәйле: 2 миллион сумга кадәр алганда аз дигәндә бер эшчән, ике миллион сумнан артканда – ике кешене эшкә урнаштыру таләп ителә.
–Дәүләт ярдәмен нәрсәгә сарыф итеп була?
–Акча конкурс нигезендә бүленә. Һәм ул алу датасыннан алып 18 ай эчендә кулланылырга тиеш.
Грант суммасын түбәндәге
юнәлештә
сарыф итәргә
мөмкин:
–кимендә 50 баш мөгезле эре терлек симертү фермаларына;
–кимендә 300 баш сарык, шул исәптән 100дән дә ким булмаган ана сарык үрчетү фермаларына;
–савым кәҗәләре өчен – 80 баштан да ким түгел;
–ит юнәлешендәге кошчылык фермаларына – 8 мең баш күркә, 10 мең баш бройлер, 3 мең баш каз яки 6 мең баш үрдәк;
–йомырка җитештерү юнәлешендәге кош фермаларына – йомырка сала торган 10 мең баш тавык, 20 мең баш бытбылдык, 2 мең баш каз яки 2 мең баш үрдәк;
–яшь үрчем үстерү буенча кошчылык фермаларына – 10 мең баш күркә, 10 мең баш бройлер, 12 мең баш йомырка салучы тавыклар, 5 мең баш каз яки 10 мең баш үрдәк;
–80 баштан да ким булмаган ат фермаларына – шул исәптән 32дән дә ким булмаган бия (ана)-атлар;
–елына кимендә 5 тонна балык җитештерү (үстерү) фермаларына; –чәчүлек мәйданнарының кимендә 20 гектарында бәрәңге үстерү өчен;
–чәчүлек мәйданнарының кимендә 10 гектарында ачык грунтта яшелчә үстерү өчен;
–чәчүлек мәйданнарының 2000 м2 ябык грунтта яшелчә үстерү өчен;
–чәчүлек мәйданнарының кимендә 200 гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү өчен;
–чәчүлек мәйданнарының кимендә 200 гектарында азык культуралары үстерү өчен;
–чәчүлек мәйданнарының кимендә 150 гектарында техник культуралар үстерү өчен;
–2,6 гектардан да ким булмаган мәйданда җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү өчен;
–йорт куяннары үрчетү өчен (кимендә 12 мең куян) шул исәптән кимендә 2000 ана йорт куяннары;
–гөмбә җитештерү юнәлешенә (кимендә 2000 м2);
–умартачылык юнәлешенә (120дән дә ким булмаган умарта оясы).
Билгеле, грант алучы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен, терлекләрнең баш санын арттырырга, бозауларның баш санын саклап калырга һәм сатып алынган милек биш ел дәвамында кимергә тиеш түгел.
–Гадәттә, теге яки бу программада катнашырга теләүчеләрне документлар җыю мәшәкате куркыта. Нинди документлар кирәк һәм аларны тутыруда ярдәм итүче булырмы?
–Программада катнашучының шәхесен, хуҗалыгының дәүләт теркәвен раслаучы документ, бизнес-план, сатып алыначак мөлкәт, башкарылачак хезмәтләр турында белешмә, финанс чыгымнары, салым органнарында бурычлар булмавы, банктан исәп-хисап счетлары, хезмәт стажын, белеме булуын раслаучы документлар һәм аларның күчермәләре кирәк булачак. Гаризалар һәм документлар 2019 елның 4 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грант бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары Министрлык сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Программада катнашырга теләүчеләргә ярдәм итәчәкбез. Бу эшләрне башкаруда авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе, Башкарма комитетның икътисад бүлеге белгечләре ярдәмгә киләчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең бер соравы да җавапсыз калмаячак. Безгә: 2-25-50, 2-26-94 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев