90 ел: Район һәм аның халкы белән бер адымда
1930 елда Чүпрәле районы оештырылганнан соң сигез ай үткәч, 1931 елның 1 маенда, районның үз газетасы – “Коммунар”ның беренче саны басылып чыга
Газетаның беренче редакторы вазифасын Газиз Кәбир улы Кәбиров (Апас районы, Чүтибаш авылында туган) башкара. Штатта өч берәмлек — редактор, җаваплы секретарь һәм әдәби хезмәткәр була.
Газета кул белән әйләндереп эшләтелә торган механик сугу станогында басылган. Станок урнаштырылган типографиядә ике хәреф җыючы һәм печатник эшли. Хәреф җыючылар – Хәдичә Атнагулова, Миңлегаян Сәйрова, ә газетаны басучы – Гафиятулла Гатуллин. Редакция һәм типография бинасы Иске Чүпрәле авылының Мәктәп (Школьная) урамында була. Аннан соң Дзержинский урамына (хәзер ул урында “Ак Барс” банкы урнашкан) күчерелә.
Бөек Ватан сугышы башлангач редакциядә, типографиядә эшләүче өч хәреф җыючы һәм бер газета басучыдан башка, штатта ике кеше генә кала: Маһруй Исхак кызы Якупова һәм җаваплы секретарь Мөнирә Җәмдиханова (Хәлиуллина).
1958 елның 1 июленнән башлап газета 4 битле булып, атнага 3 мәртәбә чыга башлый. Редакциядә хезмәткәрләр саны арта, корреспондент, әдәби хезмәткәр кебек штатлар барлыкка килә. Монда эшләгән Тәлгать Булатов, Нурмөхәммәт Хисамов, Әнвәр Зарипов кебек хезмәткәрләр тирәсенә талантлы яшьләр туплана. Абдулла Абязов, Роберт Рәкыйпов, Рифкать Хисмәтов, Рәшит Шакиров, Абдулла Шахмаев, Рәфәгать Низамов, Рәфәят Сибгатуллин, Расыйх Сабитов, Рафаил Субаев, Фәйзулла Нәүметов, Шәймәрдән Нуруллин, Иркәм Хәйретдинов кебек бик күпләр әдәби жанрга тартым булган язмаларын, шигырьләрен башлап шушы газетада бастыралар.
Газетаның 80 еллыгында, ветераннар белән!
60нчы елларда районнарны эреләндерү сәясәте башланып, Чүпрәле районы Буа районына кушылгач, редакция һәм типография дә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Ә 1967 елда, район кабат оешкач, район газетасы да 9 июньнән башлап, яңадан чыга башлый. Бу вакытта инде ул татар телендә – “Яңа юл”, чуваш телендә “Сене сул” дип атала. Редакторы итеп Ядкәр Сафиулла улы Айнуллов билгеләнә. Ул “Яңа юл” газетасында редакторлык вазифасын 1997 елның 15 декабренә кадәр башкарды. Бу чорда үз язмаларын бүгенге көндә республика күләмендә танылган шагыйрьләр, прозаиклар: Фирүзә Җамалтдинова, Рәмис Аймәт, Иршат Закиров, Дамир Әхмәтҗанов, Гөлнур Әхмәдуллина, Эльвира Сафина, Азат Вахитов, Әмир Сабирҗанов һ.б. райондашлар хөкеменә чыгаруга ирешәләр.
Озак еллар һәм нәтиҗәле эшләве өчен газета редакторы Я.С.Айнуллов ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Почет грамотасы белән бүләкләнә, “СССРның матбугат отличнигы” билгесенә, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
1997 елның ноябрь ахырыннан редакторлык вазифасы моңа кадәр район киночелтәре, типографиядә җитәкче постларда эшләгән Рәшит Нәсибулла улы Фәтхулловка йөкләнә. Газета да 1998 елның 7 январеннан “Туган як” исеме астында нәшер ителә. Аның бизәлеше үзгәрә – компьютерда җыелып, версткаланып, башлап ризограф дигән җайланмада, соңрак “Идел-Пресс” басмаханәсендә сугыла башлый. Компьютердагы катлаулы программаларны өйрәнеп, газетаны калыпка салырга өйрәнүчеләр Рәйсә Камалова, Нина Ягашкина, Дилә Мөхәммәтшина, Любовь Трофимова, Ольга Петухова булды. Аларның өчесе бүген дә үз эшләрен редакциядә уңышлы гына дәвам итәләр.
2001 елның январеннан “Туган як” газетасы редакторы вазифасына Резидә Ринат кызы Җамалтдинова алына. Ул–«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре».
Җитәкчеләре, исемнәре алмашынса да газета үз миссиясенә тугры булып кала һәм замана белән бергә атлый. Бүген инде редакцияне ике телдә басма матбугат чыгаручы дип кенә карап булмый. Райондашлар, республика халкы, гомумән, Чүпрәле районы, Татарстан Республикасы яңалыклары белән танышып баручы һәркем “Туган як” газетасы редакциясенең интернет киңлекләрендә үзенең сайты булуыннан хәбәрдар. Әлеге сайтта район журналистлары: Рәшит Фәтхуллов, Альберт Шәрәпов, Резидә Җамалтдинова, Сания Шәрәпова, Гөлия Фәизова, Нурислам Хафизов, Римма Мәүлетова, Анастасия Михайлова, Ольга Романованың язмалары рус, татар, чуваш телендә урнаштырыла. Сайтка көненә 4000гә якын кеше керә, шуларның 1500гә якыны анда булган мәкаләләргә туктала, укый. Редакция коллективы тарафыннан “Туган як”, “Таван ен”, “Родной край” исемнәре астында социаль челтәрләр: “ВКонтакте”, “Одноклассники”, “Твиттер, Фейсбук, Ютубе, Тик-ток; месенжерлар: Телеграмм, Ватсапта булдырылган төркемнәрдә 40 меңгә якын дусты-язылучысы бар газетаның.

Ул – районның елъязмачысы. Чыгып килгән вакыт аралыгында райондашлар аның битләрендә бу якларның тарихи үткәне, монда туып, илебезнең киң мәйданнарында яшәп иҗади тормыш белән мавыкан күренекле шәхесләр – мәгърифәтчеләр, галимнәр, укытучылар, язучылар, артистлар, дәүләт һәм партия эшлеклеләре, сугыш һәм хезмәт геройлары, хәрбиләр, хезмәт алдынгылары турында йөзләрчә очерклар, зарисовкалар укыдылар һәм укыйлар. Болар татар һәм чуваш телендә районда тарала торган газеталарның – икесенә, интернеттагы өч телле сайтына, төркемнәренә бүген дә хас.
Газетаның игезәк туганы
Чуваш телендә чыга торган дубляж – «Таван ен» газетасында, 1934 елдан 1936 елның 3 июненә кадәр беренче редактор Сергей Капаров булган. Әмма, бу газета ике ел гына чыгарылган һәм тукталып калган. 1955 елның 16 маеннан башлап “Коммунар” газетасының чуваш телендә дубляжы кабат чыга башлый. Бу хәл, шулай ук, чуваш телендә язучы авыл хәбәрчеләренең иҗади үсешенә зур йогынты ясаган. Алар арасында хәзер чуваш халкы арасында танылып, талантлы язучыларга, шагыйрьләргә, журналистларга әверелгәннәре дә байтак. Андыйлардан: К.Петров, С.Сорокин, А.Чебанов, В. Клементьев, Н.Кузнецов, П.Быков, Г.Агапов, Л.Степанов, Н. Осипов, Н.А.Никифоров, В. Афанасьева кебекләрне санап була. Төрле елларда, чуваш телендә чыга торган район газетасына актив язышучылар арасында Н.Хмелев, В.Чернов, А.Яшкин, М.Ильин, А. Шишкин, А.Казаков, К. Зайцев, П.Герасимов, Н. Казаков, В. Бельдяков, Н.Ларионов, Н.Алекссев, Н.Магарин, А.Федотов, П.Долгов, П.Ярухин, Г.Карсаков, Н. Мискин һәм дистәләрчә башкаларның булуы билгеле. Бу газета районыбызда яшәүче халыкларның дуслыгы, социаль проблемаларның уртаклыгы, милли мәдәниятнең үсеш этапларын, хуҗалык итү ысулларын, ирешелгән уңышлар, әлегә чишелмәгән проблемалар, районның тарихы, халкының гореф - гадәтләре һ.б. күп төрле мәсьәләләрне татар телендә чыга торган газета белән бер яссылыкта яктырта. Туган як тарихын өйрәнүгә багышланган материалларны даими урнаштырып барган өчен «Таван ен» газета Идел буе республикалары районнарындагы чуваш телендә нәшер ителә торган газеталарга конкурста җиңүче булды. Ул конкурс жюрие карары буенча Н.Я.Бичурин исемендәге бүләк белән бүләкләнә.
Газета редакторының дубляж буенча урынбасарлары булып төрле елларда: Д.В.Митуллов, Е.М.Жирнова, М.Н. Жирнова, Н.Е.Егоров, Н.В.Маняков, Н.А.Магарин, Г.С.Гаврилова, А.Н. Афанасьева, И.Н.Кузьмина, Г.Н.Кочурова, Т.П. Игнатьева эшли.
(Мәкаләне язганда Рафаил ага Субаевның «Чүпрәле: Узган еллар, үткән юллар» китабы файдаланылды).
Редакция, типография – икесе бертигез
Район типографиясендә администатив җитәкчелек “Коммунар” газетасы чыгарылган елларда газета редакторлары тарафыннан алып барыла. 1967 елда типографиядә директор штаты кертелә. Һәм беренче директоры Лотфулла Шәкуров була. Аңардан соң биредә җитәкчеләр булып Равил Баһаветдинов, Рәшит Фәтхуллов, Әмир Айнуллов, Назыйм Нәфиев, Илгизәр Байбулатов эшләде.
Типографиядә версткалаучылар, газета һәм бланклар бастыручылар план-заданиеләрне һәм заказларны вакытында үтәү өчен тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр.
Эшчеләреннән Хәдичә Атнагулова, Рокыя Сыраева (күп мәртәбәләр нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча ТАССР Дәүләт Комитетының Мактау Грамоталарына, берничә мәртәбә “Социалистик ярышта җиңүчегә” билгесенә, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында аеруча хезмәт күрсәткән өчен”, В.И.Ленин тууга 100 ел тулу хөрмәтенә. ”Батыр хезмәт өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек булган остаз), Сания Шәкүрова (“СССРның матбугат отличнигы” билгесе иясе, берничә ел рәттән “Социалистик ярышта җиңүче”), Сатирә Хәйруллина (“СССР ның матбугат отличнигы”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләренә лаек булган, остаз), Әминә Сәлимҗанова, Мәрьям Алиәскәрова, Фәридә Хәсәнова, Эльза Шәрәпова, Елизавета Белова, Таисия Игнатьева, Гөлгенә Вәлиуллина, Гүзәл Камалова, Нина Кочурова, Нина Албутова (“СССРның матбугат отличнигы”), Резидә Шәрәпова, Резеда Садыйкова, Гөлшат Әхмәтова, Зөлфия Абделганиева, Зинаида Стратонова, Гөлинә Яхиева һ.б.лар төрле елларда биредә хезмәт итеп, хөрмәт казандылар.
Узган гасырның туксанынчы елларында типографиядә газеталар һәм заказ-бланклар басу катлаулы техника ярдәмендә башкарыла. Бу техниканы көйләүче булып дистәләрчә еллар буена Наил Җәлалов тырышлык куеп эшләде.

Газета “Идел-Пресс” нәшриятында басыла башлагач, типографиядә эш күләме кими, соңрак ул редакция белән берләштерелә. Күп кенә хезмәткәрләре дә редакциягә эшкә алына.
Газета турында укучылары фикере
Азат Садеев, хезмәт ветераны (Иске Чүпрәле авылы):
– Район газетасын мәктәп елларыннан бирле укыйм. Әле дә иң беренче булып район газетасын кулыма алып, райондашлар, таныш-белешләрем турында язмаларны кызыксынып укып чыгам.
Газета бүгенге көндә дә актуаль яңалыклары, кызыклы язмалары белән сөендерүдән туктамый. Редакция коллективын һәм матбугат ветераннарын бик зур әһәмияткә ия булган газетаның 90 еллык юбилее белән котлыйм. Барыгызга да иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм кызыклы очрашулар телим!

Геннадий Карсаков, хезмәт ветераны (Яңа Элмәле авылы):
– «Таван ен» (“Туган як”) район газетасы күптәннән бирле минем гомер юлдашым дисәм, ялгыш булмас. Газетаның элеккеге редакторлары Ядкәр Айнуллов, Рәшит Фәтхулловны, журналистлары Альберт Шәрәпов, Роза Мортазина, Рәфәгат Низамов, Николай Магарин, Николай Егоровны яхшы беләм. Алар чын мәгънәсендә үз һөнәренә тугры кешеләр, газетаны кызыклы, заманча итү өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмаган чын осталар (кайберләре мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын). Газетага озын гомер, башка көндәлек басмалар арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкып торуын телим!
Гүзәлия Сәгъдиева, мәгариф ветераны (Иске Чүпрәле авылы):
– Балачагымнан “Яңа юл”ны әти-әнием алдырып, укыганны беләм. Тормыш иптәшем Филоред, кайнанамның да яраткан газетасы иде ул. Бүгеннәрдә инде без “Туган як”ны алдырабыз. Язылмый калган бер елыбыз да булмады, чөнки тормышыбызны газета-журналлардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Миңа “Туган як”тагы язмаларының барысы да аңлаешлы телдә язылуы, эчтәлекле, район тормышындагы конкрет фактларны чагылдыруы һәм артык озын булмавы ошый. Газетаның үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавы аеруча әһәмияткә ия, район мәктәпләреннән яңалыкларның даими бастырылуы да әйбәт. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше буларак, миңа мәктәп тормышы турындагы, тарихи һәм хәрби темаларга язмалар белән танышу аеруча күңелле. Юбилеегыз котлы булсын! Газета тагын озак еллар халыкка хезмәт итсен!
Районда чыгып килгән “Коммунар”, “Яңа юл”, “Туган як” газетасы редакциясенә җитәкчелек иткән шәхесләр:
1931–1933 еллар – Газиз Кәбир улы Кәбиров
1933 –1935 еллар – Ясир Шәрәфетдин улы Яушев
1935–1936 еллар – Әһлиулла Гатаулла улы Гатауллин
1936–1939 еллар – Таһир Минһаҗ улы Рахмәтуллин
1939 ел – Әхмәтгәрәй Әхтәмов
1939 – 1941 еллар – Хөсәен Әхмәтҗан улы Хөсәенов
1942 – 1947 еллар – МаҺруй Исхак кызы Якупова
1947 – 1950 еллар – Зариф Вәлиулла улы Вәлиев
1950 – 1951 еллар – Афзал Шиһап улы Шиһабетдинов
1951–1955 еллар –Зиатдин Насретдин улы Атнагулов
1955–1962 еллар–Алиулла Таҗетдин улы Хәйретдинов
1967 – 1997 еллар – Ядкәр Сафиулла улы Айнуллов
1997 – 2001 еллар – Рәшит Нәсибулла улы Фәтхуллов
2001 елдан – Резидә Ринат кызы Җамалтдинова
Сугыш һәм “Коммунар”
Бөек Ватан сугышы фронтларында, күпсанлы райондашлар белән беррәттән, редакциянең журналистлары, типография хезмәткәрләре дә үзләрен аямыйча сугышканнар.
Редакторлар Әһлиулла Гатаулла улы Гатуллин һәм Хөсәен Әхмәтҗан улы Хөсәенов, җаваплы секретарь Шәйхетдин Шиһаб улы Хәйретдинов, редактор урынбасары Вафа Мифтахов, секретарь Шәйхулла Зәйнуллин, бүлек мөдире Аләүетдин Миңнебаев аяусыз сугышларда һәлак булган. Типографиядә газет басучы Әмирҗан Сәлимҗанов Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. 1931-1938 елларда типографиядә эшләгән Г.Гатауллин да Бөек Ватан сугышы башлангач сугышка мобилизацияләнгән, Ленинград оборонасында катнашкан һәм шунда һәлак булган. 1946 елдан башлап 1984 елга кадәр редакциядә эшләгән Афзал Шиһап улы Шиһабетдинов, Зыятдин Атнагулов та сугыш инвалиды иде.
40нчы елларда редакция штатында корреспондент, корректор, машинистка кебек хезмәткәрләр гомумән булмаган. Сугыш башлангач редакциядә ике, типографиядә өч хезмәткәр эшләп калган. Материаллар көннәр буе һәм җиделе керосин лампасы яктысында төнлә язылып, хәбәрчеләрдән килгәне эшкәртелеп, төзәтелеп, шушы ике кеше тарафыннан тупланып газетада басылган. Бу чорга кадәр дүрт битле булып, атнага бер мәртәбә чыккан газета, атнага ике мәртәбә ике битле булып басылган.
Якташыбыз шагыйрь Шәрәф Мөдәррис 1942-1945 елларда “Ватан өчен”, “Фронт хакыйкате”, “Җиңү Байрагы” кебек фронт газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт иткән. Ул бу газеталарның һәр санын диярлек “Коммунар” редакциясенә җибәреп торган. Бу хәл район газетасының фронт белән тыгыз элемтә урнаштыруына нык ярдәм иткән. Ш. Мөдәррис җибәргән клищеләрдән фоторәсемнәр, безнең як авылларыннан сугышка китүче якташларыбызның батырлыклары турындагы хәбәрләр күчереп басылган.
Редакция хезмәткәрләре исә, фронтка үз газеталарын җибәргәннәр, тылдагы хезмәт турында хәбәрләрне җиткерә торганнар. Оборонаны ныгыту өчен акча җыю, сугышчылар өчен җылы киемнәр әзерләп озату кебек патриотик чаралар турында фронттагы якташларыбыз “Коммунар” хәбәрчеләре аша мәгълүматлы булып сугышканнар.
Бу чорда газетаның йөзен, аның эчтәлеген фронттагы якташлар, тылда калганнарның фидакарьлеге турындагы язмалар тәшкил итә. Рәсми материалларга да урын бирелә.
(Рафаил Субаевның «Чүпрәле: Узган еллар, үткән юллар» китабыннан).
90 ел сезнең белән!
“Коммунар”дан “Яңа юл”ны үтеп,
“Туган як” ка җиткән көненнән
Тугры хезмәт итә укучыга,
Илһам алып туган җиреннән.
Туган җир, туган нигезне
Берләштерә “Туган як”.
Туксан яше – картлык түгел,
Гөрләп иҗат итәр чак!
Чүпрәленең тарих елъязмасы,
Хөр сулышы, йөрәк тибеше,
Яңалыкка сизгер рухы аша
Җиңү үрләренә ирешә.
Ул илчесе дуслык, татулыкның,
Киңәшчесе сөйгән халкының.
Өзелмәсен алга барыр юлы,
Сүрелмәсен иҗат ялкыны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев