Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

3-7 яшьлек балаларга пособие яңача түләнәчәк

1 апрельдән 31 декабрьгә кадәр балага яңа күләмдәге пособие бирүне сорап гариза тапшырырга мөмкин.

Гаризаны электрон рәвештә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яисә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Бу хакта республика матди ярдәм үзәгенең 18нче бүлекчәсе мөдире Гөлназ Әюпова  хәбәр итә.

Гаиләнең мохтаҗлыгын исәпләү өчен, хезмәт һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән табышны, пенсия, стипендияләр, кертемнәр буенча процентлар, милекне арендага бирү нәтиҗәсендә алынган керем, алиментлар һәм социаль түләүләрне дә кертеп, пособие билгеләр алдыннан соңгы 4 айдагы керемнәр турындагы мәгълүматлар кулланылачак.

Әгәр пособие сорап мөрәҗәгать итү датасына гаиләнең җан башына туры килә торган керем күләме Татарстанда билгеләнгән җан башына туры килә торган яшәү минимумы күләменнән артмаса, 3 яшьтән алып 7 яшькәчә булган балаларга һәр ай саен билгеләнүче түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә билгеләнәчәк. 2021 елда бу  4 997,50  сумны тәшкил итә (яшәү минимумы - 9 995 сум).

Әгәр гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керем күләме, балалар өчен айлык түләүне исәпкә алып, 50 процент күләмендә исәпләнгән булса, мөрәҗәгать итү датасына Татарстанда билгеләнгән  яшәү минимумы күләменнән артмаса, һәр ай саен билгеләнә торган түләүләр яшәү минимумының 75 проценты итеп түләнәчәк, ягъни 7 496,25  сум.

Реклама

Әгәр гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керем күләме, балалар өчен айлык түләүне исәпкә алып, яшәү минимумының 75 проценты күләмендә исәпләнгән булса, мөрәҗәгать итү датасына Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаса, ул яшәү минимумының 100 проценты (9995 сум) итеп түләнәчәк.

Белешмә

Айлык түләү билгеләнгән гражданнарга, аларның гаризалары нигезендә, пособие  күләмен яңадан исәпләү башкарылачак. Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев