24 декабрьдә Чүпрәле районында махсус кунаклар белән үзәк чыршы ачылачак
Бу көнне Кыш бабайлар һәм гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар парады узачак.
24 декабрьдә "Чүпрәле" паркында үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Чаралар 16.00 сәгатьтә башлана.
Программа мәдәни-күңел ачу, иҗади номерларга бай. Моннан тыш, бу көнне Кыш бабайлар һәм гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар парады узачак.
Шулай ук эстрада артистлары Эльвира Хаматова һәм Андрей Думилин чараның махсус кунаклары булачак.
Барыгызны да чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев