22 апрель – чишмәләр көне
Элек-электән халык бу көнне чишмәләрне чистарткан.
Хәзер чишмәләрдән су алучылар сирәк инде, табигатьнең кешеләргә бирелгән бу күркәмлеге матурлык символы булып кына калды, кебек. Кайбер авыллларда чистартучы булмаганлыктан, югалды да инде ул чишмәләр. Ә менә Иске Чүпрәле авылында яшәүче хезмәт ветераны Абдулхарис Алимов ата-бабалары су эчкән чишмәне яңарту өчен янып йөрде. Олы яшҗтә булуына карамастан, ул бүген дә әле чишмәнең төзеклеген, территориясенең чисталыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен тырышлык куя. Хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм белем бирү учреҗдениеләре директорлары белән элемтәдә торып, чишмә тирә-юненә утыртылган куакларга су сибү, әйләнә тирәсен чистартып торуны оештыра. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, туган җиргә мәхәббәтле булырга, яшәгән җиреңнең табигатен яратуга өйрәтү дә шул була бит инде! Бу арада гына Абдулхарис абый, Чүпрәленең күптармаклы технологияләр техникумы укучылары белән бергә, чишмә тирәсенә 50 төп чыршы һәм нарат куаклары утыртты.
Узган ел утыртканнарының кайберләре үсеп китә алмаган, аларны да яңарттык. Елга янында гына булса да тамырларга дым җитми, Су сибүне даими оештырырга туры киләчәк, - ди хезмәт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев