Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

2022 елда Кояш һәм Ай тотылу

2022 елда ике тапкыр Кояш, ике тапкыр Ай тотыла. Шул дүрт тотылудан бары тик берсе генә бездә (Татарстанда) күренә.

 

Васил Фәхретдинов, Иске Ишле авылы.

30 апрельдән 1 майга каршы төнне Кояшның өлешчә тотылуы була. Бездә күренми. Тын һәм Атлантик океаннарның көньягында, Көньяк Американың көньягында, Антарктиданың бер өлешендә күренә. (Антарктиданың урта өлешендә бу вакытта поляр төн). Өлешчә Кояш тотылу ул шундый тотылу – Айның күләгәсе җиргә бөтенләй эләкми, ярымкүләгәсе генә эләгә.

16 май көнне Ай тулысынча тотыла. Көндезге сәгатьләргә (6 – 9 сәгать) туры килүе аркасында бездә күренми. 25 октябрь көнне Кояш тулысынча диярлек тотыла. Бу вакыйгага киңрәк тукталам. Кояшның тулысынча тотылуы Төньяк Боз океанының зур булмаган өлешендә генә күренә. (Елның бу вакытында океанның урта өлешендә, шулай ук, поляр төн). Европа тулысынча диярлек, Азиянең зур өлеше, Төньяк Боз океанының көньяк өлеше Айның ярымкүләгәсендә калалалар. Без, күк йөзе болытлы булмаса, 13-15 сәгатьләрдә Кояшның өлешчә тотылуын күзәтербез. Ай Кояшның өске сульяк ягын каплый, тотылу фазасы 0,5-0,6 тирәсе.

Бу Кояш тотылу – 1968 елның сентябрендә 13-15 сәгатьләрдә булган Кояш тотылуның өч саростан соң булачак кабатлануы ул. Бу вакыйганы мин хәтерлим. Чүпрәле районы өчен тотылу фазасы да зур – 0,87гә тигез иде. Ләкин күк йөзе болытлы булу аркасында Кояш тотылуны күзәтеп булмады. Исегезгә төшерәм, бер сарос ул – 6585 тәүлек 8 сәгать тирәсе. Моны елга әйләндерсәк, 18 ел 10 яисә 11 тәүлек (?). Анысы 29 февраль ничә эләгүгә карый. 18 елда 29 февраль 4 тапкыр эләгергә мөмкин, бу очракта 11 тәүлек кушыла; 5 тапкыр эләгергә мөмкин, бу очракта 10 тәүлек кенә өстәлә. Өч сарос исә 19756 тәүлеккә тигез; моны ел белән күрсәтсәк, 54 ел 32 яисә 33 тәүлек була. 8 сәгатьтә җир үз күчәрендә 1/3 әйләнеш ясый, яки уртача 120 градуска борыла. Шуның аркасында бер саростан соң була торган Кояш тотылу (Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе йөргән урын) 120 градуска көнбатыштарак булып чыга. Менә бер мисал. 1968 елның 22 сентябрендә булган Кояш тотылу бездә (Европада һәм Азиядә) күренде. Бер саростан соң 1986 елның 3 октябрендә 120 градуска көнбатышка күчте һәм Атлантик океанның төньягында, Гренландиядә күренде. Ике саростан соң 2004 елның 14 октябрендә тагын 120 градуска күчте һәм Россиянең көнчыгышында, Тын океанның төньягында күренде. Өч саростан соң 2022 елның 25 октябрендә тагын 120 градуска күчә һәм безнең география озынлыкларга туры килә. Ләкин сарос саен бу очракта төньякка күчә бара, шуның аркасында безнең өчен фаза кими. Тагын шуны әйтеп калдырсак урынлы булыр. 18 елда Кояш һәм Ай тотылуларның 38 эпохасы килә. Ни өчен 36 гына түгел? Тагын икесе узелларның чигенүе аркасында. Моның нәтиҗәсе буларак, Кояш һәм Ай тотылуларның 38 сериясе бара. Серия эчендә тотылулар бер-берсеннән сарос белән аерылган.

8 ноябрь көнне Ай тулысынча тотыла. Көндезге сәгатьләргә (13-16 сәгать) туры килүе аркасында, шулай ук, бездә күренми. Шулай итеп, соңгы рәттән килүче “әйбәт” дүрт Ай тотылу (2021 елның 26 мае һәм 19 ноябре, 2022 елның 16 мае һәм 8 ноябре) көндезге сәгатьләргә туры килү аркасында бездә (Татарстанда) күренми.

2023 һәм 2024 елларда Айның ярымкүләгәсе һәм кечкенә фаза белән өлешчә тотылулары гына. 2025 елның 14 мартында булачак Ай тотылу, шулай ук, көндезге сәгатьләргә туры килә.

Ниһаять, 2025 елның 7 сентябрендә булачак тулысынча Ай тотылу бездә күренә.

Бу исәпләүләрне мин күптән, 1996-97 елларның кышында 200 ел өчен (1900-2100 еллар) үткәргән идем инде.  

2022 елда планеталар

2021 елның ноябрь-декабрь айларында кич белән бер туры сызыкта ятучы өч якты планета – Юпитер, Сатурн һәм Венераны күзәткәнсездер инде. Якты Венера көньяк-көнбатышта, түбән генә, кояштан ерак түгел. Яңа ел башлану белән Венера күренми башлый, чөнки 9 январь көнне җир белән кояш арасына килеп керә һәм кояшның уң ягына чыгып иртә белән күренә башлый; ләкин планетаның күренү шартлары ел буе әйбәт булмый, бары тик 2022 елның 9 декабрь ахырында гына әйбәт күренә башлый.

Юпитер әлегә Кәҗәмөгез йолдызлыгында, әйбәт күренгән чагы 2022 елның сентябре; каршы торышы (противостояние) – 21 сентябрьдә; бу вакытта Юпитер Балыклар йолдызлыгында булачак. 2023 елның январь ахырында Юпитер перигелий ноктасына (орбитасының Кояшка иң якын ноктасына) килеп җитә. Шунлыктан алдагы берничә елда Юпитер аеруча якты булачак. Юпитерның перигелийда булу вакыты 12 ел (төгәлрәк әйткәндә 11,862 ел) саен кабатлана.

Тоныграк Сатурн әлегә Юпитер белән Венера арасында. Әйбәт күренгән чагы – 2022 елның августы; каршы торышы – 14 августта; бу вакытта Сатурн Кәҗәмөгез йолдызлыгында була. 2018 елда Сатурн үзенең афелий (орбитасының Кояштан иң ерак ноктасы) үтте. Сатурнның перигелийда булу вакыты 30 ел (төгәлрәк әйткәндә, 29,458 ел) саен кабатлана.

Кызгылт Марс 2022 елның икенче яртысында гына күренә башлый. Аеруча яхшы күренгән чагы 2022 елның ноябрь-декабрь айлары; каршы торышы – 8 декабрьдә; бу вакытта Марс Үгезбозау йолдызлыгында була һәм җир белән Марс арасындагы ераклык 82,5 миллион километр булачак. Онытмаган булсагыз, Марсның соңгы бөек каршы торышы 2018 елның 27-28 июлендә, соңгы гади каршы торышы 2020 елның 13-14 октябрендә булды. Меркурий сирәк күренә. Аны кичен Кояш батканнан соң апрель ахыры-май башларында көнбатышта күрә алсагыз гына. Октябрь аенда иртән кояш чыгар алдыннан көнчыгышта күрергә мөмкин булачак.                                                                                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев