Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

2021 ел нинди булды һәм яңа ел чүпрәлеләргә ниләр алып килер: Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров белән әңгәмә

Чүпрәлебез 2022 елны каршыларга әзерләнә.

–Марат Ринатович, билгеле инде, Яңа ел – үтеп баручы елга йомгак ясау чоры. Чүпрәле халкы өчен 2021 ел нинди булды дип саныйсыз?

– 2021 ел Татарстан Республикасы күләмендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак уза, инде узды дисәк тә ярый. Без бу елда районга 90 яшь тулу бәйрәмен дәвам иттердек. Чүпрәле ягы бит ул – татарлар, чувашлар гомер-гомердән дус-туган булып яшәгән төбәк. Безнең бәйрәмнәребез дә уртак. Бүгенге көннәрдә дә район күләмендә милли бәйрәмнәребезне “Сабантуй” белән башласак, икенче көнне аны “Акатуй” буларак дәвам иттерәбез. Һәм район күләмендә барлык оештырылган чаралар да шушы дуслыкны саклау, ныгыту, гореф-гадәтләребезне, телебезне киләчәк буыннарга тапшыру, яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә юнәлтелде. Без үтеп баручы елда районны төзүгә, аның үсешенә зур өлеш керткән легендар кешеләребезне барладык, аларга районыбызның юбилей медальләрен тантаналы шартларда тапшырдык, очрашулар үткәрдек. Әле яңа гына шундый очрашу якташыбыз, хәрби-һава авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Герое Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин белән оештырылды. Аңа кадәр Татарстан Республикасының халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовны искә алу кичәсе булган иде. Яңа гына Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы, шулай ук, якташыбыз Зәки Нурига 100 яшь тулуны, Язучылар берлеге белән берлектә, билгеләп үттек.

Бу елның тагын да бер истә калачак вакыйгасы – районның энциклопедиясе басылып чыгу. Бу да күп кенә чүпрәлеләрне берләштергән, зур хезмәт. Районда нәшер ителүче “Туган як” гәзитенең, шулай ук, 90 еллыгын билгеләп үтү дә тарихи мизгел, дияр идем. Гомумән, шундый мизгелләргә, күренекле вакыйгаларга бай булды бу ел. Һәм, без аларны, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен барлык таләпләрне үтәп, билгеле бер чикләү шартларында үткәрдек.

–Безнең районның икътисады күбрәк авыл хуҗалыгына нигезләнгән. Әмма, соңгы елларда табигать көйсезлекләре Чүпрәле игенчесен нык сыный. 2021 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә куелган максатларга ирешеп булдымы?

–Әйе, соңгы елларда безнең якларда күзәтелгән корылык  быел үзен аеруча нык сиздерде. Шуңа карамастан да, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы бәрабәренә, басу-кырларыбыздан тулаем 65 мең  тоннага якын ашлык җыеп ала алдык, һәр гектардан уңыш –16,1 центнерны тәшкил итте. Шикәр чөгендере уңышы елына карата куандырды, дисәк тә була – гектардан якынча 310 центнерны тәшкил итте һәм тулаем җыемы да 90 мең тоннадан артык булды. Соңгы елларда Чүпрәле товар җитештерүчеләре чәчү әйләнешенә көнбагыш, рапс культураларын да кертә башлады. Көнбагышның уртача уңышы быел гектардан 24 центнер булды, рапс 11 центнерга якын уңыш бирде.

Барлык кырларыбызны да 2022 ел чәчүе өчен эшкәртеп, туңга сөреп калдыра алдык, мал-туар өчен 45 мең тоннадан артык азык әзерләдек – бу да безнең өчен бик әйбәт күрсәткеч. Чөнки бурычыбыз терлекнең баш санын киметмәү, үткән елларга караганда күбрәк күләмдә ит һәм сөт җитештерү.

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә (формированиеләрендә) мөгезле эре терлек саны 13429 башны тәшкил итә. Шул исәптән сыерлар – 4600 баш. Район буенча авыл хуҗалыгы тармагында быелның 11 аенда 22 мең тоннага якын сөт, 1639 тонна ит җитештерелде.

Бу күрсәткечләрнең нигезендә, билгеле, басу-кырларда, фермаларда тәүлегенә 24 сәгать хезмәт куйган хезмәтчәннәребез тора. Без аларга, һәр елны район мәдәният йортына чакырып, рәхмәтебезне әйтәбез, иң алдынгыларга бүләкләр бирәбез. Быел да шулай булды – “Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты”нда  тырыш, эшләрендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән 160 хезмәтчәнгә бүләкләр тапшырдык, очрашу оештырдык.   Һәм, беркайчан да, “икмәк, ит, сөт булганда гына җыр да була” икәнлеген онытмыйбыз. Гомумән, тырыш халык яши безнең Чүпрәлебездә. Мал-туар тоту, иген үстерү – җиңел хезмәт түгел. Шуңа да карамастан, 10ар сыер, күп санда мөгезле эре терлек асраучы гаиләләр бар районда. Марс авыл җирлегендә Аймәтовлар, Хәлиловлар, мәсәлән. Шлангада Мәхмүтовлар, Яңа Элмәледә Амосов, Лысовлар. Районыбызны авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы иткән Барис Гафуров җитәкчелегендәге “Цильна” хуҗалыгы хезмәтчәннәре... Сокланырга да горурланырга да мөмкин шундый кешеләр белән.

–Марат Ринатович, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре, ел үзенчәлекле, кыен булды, дисәк тә туктап тормады кебек...

– Бу район халкы һәм безнең өчен дә зур сөенеч, дияр идем. Иң куандырганы –  районны су челтәре белән әйләндереп алу эшләре дәвам итте. Чөнки чиста, эчәр су җитмәү – безнең район өчен зур проблема булып тора. Әлеге проблеманы хәл итү өчен районда, республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән әлбәттә, зур күләмле эшләр дәвам иттерелде. 

Төзү-төзекләндерүләрне тагын да санап китсәк – «Иске Чүпрәле күппрофильле лицее» на капиталь ремонт үткәрелде; ятим үскән балалар өчен 4 фатирлы торак йорт төзелде; Түбән Чәке, Уби, Иске Кәкерле һәм Яңа Уби мәктәпләрендә «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында “Үсеш нокталары” дип аталган функциональ зоналар булдырылды. 7 мәктәпнең азык-төлек блогын төзекләндердек. Иске Шәйморза участок хастаханәсе заманча итеп үзгәртелде, яңартылды, Коршанга-Шигали авылында фельдшерлык-акушерлык пункты, Татар Төкесе авылында модульле кибет сафка басты. Түбән Каракитә авылы мәдәният йорты, капиталь ремонттан соң, файдалануга тапшырылачак. Иске Чүпрәле авылында чаңгы базасы төзелде, авылларда парклар, ял итү зоналары булдырылды, күптән түгел генә үзгәртеп корылганнан соң “Дуслык” паркы ачылды һ.б., һ.б..

–Тирә-юньдә бәйрәм рухы. Безнең район Яңа ел бәйрәменә аеруча да әзерләнә. Сез ничек уйлыйсыз?

– Яңа ел бәйрәме бит ул олылар өчен дә, балалар өчен дә дулкынландыргыч, истә кала торган вакыйга. Өлкәнәеп килсәк тә яңа елдан ниндидер могҗиза көтәбез бит әле.  Әйе, халкыбыз бу бәйрәмне үз күрә. Декабрь ае башында ук, кар әле җиргә ятмаган да иде, район тормышында бәйрәм төсләре урын алсын дип, яңа елга әзерлек эшләрен башладык. Хәзер инде һәр оешма учреждение бинасы җем-җем утларга төренеп, балкып утыра. Район үзәгендәге урамнарны, үзәк чыршы турында әйтеп тә торасы юк, аны райондашлар үзләре дә күрәдер, ул быел тагын да үзенчәлекле, һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп бизәлде.

Оешма-учреждение, район үзәге, авыллар халкы белән берлектә бу бәйрәмгә яратып һәм ныклап әзерләнүебез бәрабәренә, республика районнары арасында оештырылган Яңа елга әзерлек бәйгесендә алдынгы урыннарны алып киләбез. Билгеле, район халкының, кайткан кунакларның күңелен күрергә теләп биналарны, урамнарны бизәгән оешма-учреждение хезмәткәрләрен, һәр елдагыча 31 декабрьдә үзебез дә бүләкләячәкбез.

–Яңа ел – ул киләчәккә планнар төзү, яңа өметләр, максатлар чоры да. Сез, яңа елдан, район башлыгы буларак та, шәхсән үзегез өчен дә, ниләр көтәсез?

– “Ни күрсәк тә ил белән бергә!” дигән кебек, үземне халыктан аерып карый алмыйм. Һәм барлык кешеләр кебек, иң беренче чиратта, тормышыбызга килеп кергән һәм яшәү, көнкүрешебезгә билгеле бер чикләүләр кертергә мәҗбүр иткән Covid-19 вирусының, битлекләрнең юкка чыгуын көтәм.

Узып баручы ел безгә тормыш кыйммәтләренең ни икәнен – якыннарыбызның яшәеше һәм сәламәтлеге ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат аңлатты.

Коронавирус инфекциясе таралу безнең район өчен дә эзсез генә узды дип әйтә алмыйм. Райондашларыбызны, күренекле кешеләребезне югалттык. Вакцинацияләү кампаниясе, бигрәк тә, өлкәннәр арасында, җиңел генә бара дип тә әйтә алмыйм, шулай да, халкыбызның 70 проценттан артыгы әлеге кампанияне уңышлы узды. Бу инде безгә вирус чигенер, дип өметләнергә нигез бирә.

Һәм шушы киеренке шартларда да үз эшләрен җиренә җиткереп башкарган районыбызның медицина, социаль өлкә, сәүдә, гомумән, райондагы яшәешне, эшчәнлекне тәэмин итүче предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә, волонтерларга, рәхмәт белдерәсем килә.

Алда күкрәк киереп, ныклап тотынып эшлисе эшләребез бихисап әле. Һәм, без аларны, барыбыз да сәламәт булып, тормышка ашырырга тиешбез. Май-сыр заводы,  җиләк-җимеш эшкәртү, саклау комплекслары төзисебез бар. Сәнәгать мәйданчыгыбызга яңа резидентларны җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру кирәк. Шулай ук, мәдәният йортлары, мәктәпләрне паркларны төзү-төзекләндерү буенча эшләрне дәвам иттерәчәкбез. 2022 елда Амфитеатр артындагы елга-чокырны төзекләндерәчәкбез, “Приказ” елгасы территориясендә ял итү зонасы ясаячакбыз. Иң грандиоз төзелешләрдән 1200 башка исәпләнгән савым комплексы төзелеше булыр дип өметләнәм. Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Чуваш Чүпрәлесе авылларында су кертү эшләрен дәвам иттерәсебез, Село Уби авылы җирлегендәге алты авылда, Шланга авылында суүткәргеч челтәре төзисебез бар. Боларның барысын да башкарып чыгу өчен федераль, республика программаларында актив катнашачакбыз.  2022 елда район күләмендә юл төзелеше буенча да саллы гына эшләр булачак. Городище, Кече Чынлы, Уби ягындагы һ.б. юлларда төзү-төзекләндерү эшләрен дәвам иттерергә уйлыйбыз. Шушы Чүпрәле җирлегендә яшәүче халык, республика җитәкчелеге, һәм дә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, без боларның барысын да башкарып чыгачакбыз.

–Әңгәмәбез ахырында тагын бер сорау: район Башлыгы – ул сезнең өчен нинди вазифа?

– Ул – ялларсыз һәм бәйрәм көннәресез эшләү. Тәүлекнең һәр мизгелендә район тормышыннан, район эчендәге хәлләрдән хәбәрдар булу һәм райондагы 21 меңнән артык кешене кызыксындырган сораулар белән яшәү. Билгеле, монда  минем коллегаларымның –районның барлык җитәкчеләренең, белгечләрнең тырышып эшләве дә мөһим. Өстенлекле юнәлеш билгеле – ул халкыбыз иминлеге.

– Керәчәк 2022 ел алдыннан чүпрәлеләргә ниләр теләр идегез?

– Һәркемгә бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар, уй-хыялларының тормышка ашуын телим. Яңа ел бары тик сөенечләр алып килсен! Гаиләләрдә тынычлык булсын, тирә-юнь балаларның шат авазыннан гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев