Реклама
Көн вакыйгасы
1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецепт буенча дару препаратлары белән тәэмин итүне дәүләт үз бурычы итеп саный. Дарумы, акчамы, дип сайлаганда, дөрес фикерләп, кулай вариантны сайлый белү кирәк.
Сәламәт вакытта, хроник авырулар әллә ни борчу китермәсә, дару кирәклеген онытабыз шул. Аны акчалата "керемгә" алыштыруны кулайрак дип табабыз. Хәлебез киткәч, авыруны тиз генә җиңеп булмаслыгын, дарулар кирәклеген аңлагач, акчалата компенсациянең генә җитмәве ачыклана. Акча дәваламый бит.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, акчалата компенсация күләме 1 011,64 сум тәшкил итә. Акчалата компенсацияне сайлаган очракта, чир кискенләшеп китеп, озак дәваланасы булса, ул акча гына җитми. Соцпакеттан баш тартучылар дарулар өчен үз кесәсеннән түли.
Җитди авыруларны (онкологик чирләр, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит) дәвалауга дистәләгән, хәтта йөзләгән мең сум чыгым тотылырга мөмкин. Соцпакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә тәэмин итеп калмый, бушлай дәвалану һәм кыйбатлы операцияләр ясату мөмкинлеген дә бирә.
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны 2022 елның 1 октябренә кадәр кайтарырга мөмкин. Моның өчен гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк. 2022 елда бушлай дарулар алучыларга андый гариза язу кирәкми.
Бүген Татарстанда федераль ташламага ия булган 316 787 кеше яши, аларның 120 934е социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган. Чъпрщле районында исщ социаль ташламаларга хокукы булган 2583 кеше яши, шуларның 900е акча урынына дару алуны сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев