Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 апрельдән - 1 сыйныфка: ТР дәүләт хезмәтләре порталында гаризалар бирү башланды

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка гаризалар тапшыру  башланды.

Сервиста электрон гариза бирү процедурасы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелгән: бала турында мәгълүмат күрсәтергә, яшәгән районны һәм сайлаган мәктәпне язарга кирәк. Моннан тыш, порталда гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен биш көн эчендә тапшырырга тиеш.

Гариза, шулай ук, кәгазь вариантта да кабул ителә.

Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәпкәчә белем бирү, урта һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә дә гаризалар язу мөмкинлеге бар.

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

Яңа уку елында Татарстанда 20 меңнән артык бала беренче сыйныфка килер дип планлаштырыла, бу 2020 елга караганда 1 меңгә күбрәк.

Шушы көннәрдә 1 санлы  Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дә 1 нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре белән җыелыш узды.  Җыелышта гариза бирү тәртибе аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев