Чүпрәледә күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр
Район хуҗалыкларының күпчелеге күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Бүгенге көнгә ике мең гектардан артык мәйданның 713 гектардагысы - печәнгә, 610 гектардагысы сенажга һәм 694 гектардагысы яшел азыкка чабылды.
"Цильна" хуҗалыгы, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе, Түбән Каракитә, Татар Бизнәсе, Яңа Кәкерле һәм Городище филиалларында эшне нәтиҗәле оештырып, вакытның һәр минутыннан оста файдаланырга тырышалар. Механизаторларның эшкә җаваплы карашы һәм сыйфатка нык игътибар итүләре дә мактауга лаек. Район буенча 245 тонна печән әзерләнде. Аның 150 тоннасы "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле филиалына туры килә. Зур Аксу һәм Городище филиалларында да печән әзерләүгә керештеләр. Җәй айларында оешма һәм предприятие коллективлары да 250 тонна күләмендә яфрак азык әзерләп хуҗалыкларга тапшырырга тиеш. Бүгенге көнгә ул 36 тоннага якын, ягъни 14 процент чамасы гына үтәлде. 20 дән артык оешма үзләренә йөкләнгән бурычны үтәп тә куйдылар. Күпчелек коллективлар ни сәбәптәндер бу эшкә керешүне икенче чиратка куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев