Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә чәчү ахырына якынлаша

Агро идарәдән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, район басуларында бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар чәчү ахырына якынлаша.

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда соңгы культуралардан саналган карабодай чәчү дә уңышлы дәвам итә. Быел ул план буенча 731гектар мәйданны билиячәк. 3842 гектарда урын алырга тиешле шикәр чөгендерен чәчү дә соңгы гектарларда бара. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли, Матак, Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе филиалларында үсемлекләрне чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртәләр. Городище филиалында аны төгәлләп тә куйдылар. Әлеге агрофирмада шикәр чөгендере плантацияләренә дә агу химикатлар сибелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү