Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Терлек калдыкларына кагылышлы яңа закон кабул ителде

Әлеге закон агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керде.

2023 елның 1 мартыннан “Терлекчелек продуктлары калдыклары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2022 елның 14 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон эшли башлады. Терлекчелек продуктлары калдыклары - болар авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килүче тирес һәм башка шундый матдәләр.

Закон авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче юридик зат оештырмыйча гына шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан терлекчелек продуктлары белән  (саклау, эшкәртү, ташу, сату һәм куллану) эшләү буенча таләпләр билгели. Терлекчелек продуктларын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче юридик зат оештырмыйча гына юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян (фермер) хуҗалыкларына тапшыру рөхсәт ителә. “Россельхознадзор” әлеге таләпләрнең үтәлешен контрольдә тота.

Әгәр авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын асрау һәм үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалык субъектларына авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләрне терлекчелек продуктларына кертү турында мөстәкыйль хәл итү нигезендә расланса, терлекләр асраудан барлыкка килгән матдәләр калдыклар булып саналмаячаклар. Бу турыда  2023 елның 1 маена кадәр, алга таба 31 декабрьдән дә соңга калмыйча календарь һәр ел саен идарәнең рәсми почтасына  tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru сылтамасы буенча хәбәрнамә җибәрергә тиеш булалар.

Әгәр дә хәбәрнамә җибәрелмәсә, эшчәнлек Россия Табигать күзәтчелеге тарафыннан калдыклар турындагы законнар кысаларында контрольдә тотылырга тиеш булачак. Дәүләт Думасы комитеты терлекчелек продуктларын ташу, саклау таләпләрен үтәмәгән өчен 30 меңнән 450 мең сумга кадәр штраф түләүне хуплады.

Матдәләрне терлекчелек продуктлары калдыкларына кертү турында хәбәрнамә җибәрүнең тәртибе, сроклары һәм формалары: Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсенә җибәрелә. 2023 елда хәбәр 2023 елның 1 маена кадәр 2023 елның 1 мартыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр җибәрелә. Шәхсән, тапшыру хәбәре яки электрон документ формасында почта элемтәсе аша. Хәбәрнамә кергән көннән алып 3 эш көненнән дә соңга калмыйча теркәлә. Хәбәрнамәнең формасы ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең рәсми сайтында расланган, анда, шулай ук, барлык норматив документлар белән дә танышырга мөмкин: https://shn.tatarstan.ru/pobochnie-produkti-zhivotnovodstva.htm.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев