Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сөт терлеге, кош-корт асраучы авыл халкына субсидия бирелә

Тулырак мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 29 маена  кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар  кабул  итү турында  хәбәр итә.

Акчалар хуҗалыктагы 1 баш сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыерга  4 мең сум исәбеннән  карала,  500 сумлык  ветеринария чаралары  уздыру килешүе булганда, һәр сыерга  өстәмә 300 сум субсидия бирелә.

Шулай ук, 2023 елдан яшь кош-кортларны сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризаларын кабул ителә.

Субсидия алу шартлары:

–яшь кошлар: казлар, үрдәкләр, күркәләр, бройлер чебиләр 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган булырга;

– кош-корт 30 көннән дә артмаска;

–бер хуҗалыкка алынган кош-кортның саны 50 дән 100 башка булырга тиеш.

Тулырак мәгълүматларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 8-843-75-29-80  телефон номерлары буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев