Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәҗбүри медицина иминияте полисы нигә мәҗбүри?

Медицина полисы дигән документ ни өчен кирәк соң? Бу хакта “Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды” дәүләт учреждениесенең Буа шәһәре филиалы директоры Илсур Гарипов аңлата.

 

1. Хастаханәдә мәҗбүри иминият полисыннан башка кабул итмиләр. Полис иминиятләштерелгән затның Россия Федерациясенең бөтен территориясендә мәҗбүри медицина иминияте базасы программасында каралган күләмдә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү хокукын раслый.

2. 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри медицина иминияте полисы шәхси штрих коды рәвешендә ОМС цифрлы полислары рәсмиләштерелә. Штрих-код машина укыла торган символларның уникаль эзлеклелеген тәшкил итә, ул иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрындагы иминиятләштерелгән зат турында мәгълүматка кертелә.

3. ОМС цифрлы полисын формалаштыру өчен Россия Федерациясе гражданы шәхсән яки вәкиле аша иминиятләштерелгән затларны бердәм регистрга кертү турында гариза бирә. Иминиятләштерелгән затларны бердәм регистрга кертү турында гариза белән бер үк вакытта иминиятләштерүче медицина оешмасын сайлау (алмаштыру) турында гариза бирелә.

Гариза кәгазьдә, мәҗбүри медицина иминиятенә шәхси мөрәҗәгать итеп яки почта элемтәсе, РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырылырга мөмкин.

Иминиятләштерүче медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән очракта, әти-әниләр баланың шәхесен раслаучы документны (паспорт), СНИЛС (булган очракта), полис (булган очракта) алып килергә кирәк булачак.

Иминиятләштерүче медицина оешмасын сайлау (алмаштыру) турында гаризада тиешле запрос булганда, иминиятләштерүче медицина оешмасы (2022 елның 1 декабреннән) иминиятләштерелгән затка иминиятләштерелгән зат һәм ул сайлаган иминиятләштерүче медицина оешмасы турында мәгълүматлар, шул исәптән штрих коды булган полис турында белешмә бирә.

Реклама

4. Кәгазь бланк яки пластик карта рәвешендә бирелгән полиста күрсәтелгән мәгълүматларда хаталар табылган очракта полисны 16 нчы пунктта күрсәтелгән тәртиптә үзгәртеп рәсмиләштерергә кирәк.

Полисны кәгазь бланк яки пластик карта рәвешендә үзгәртеп рәсмиләштергәндә бланкны (картаны) алмаштыру башкарылмый.

5. Иминиятләштерелгән затлар яшәү урынын үзгәрткәндә иминиятләштерүче медицина оешмасына (ИМО)  бу үзгәрешләр булган көннән алып бер ай эчендә хәбәр итәргә тиеш.

6. Бердәм үрнәктәге полис югалган очракта, полис тузган һәм алга таба куллану өчен яраксыз булганда дубликат бирү (бланк яки картаны алыштыру) башкарылмый.

Иминиятләштерелгән зат яки законлы вәкил ОМС кагыйдәләренең 30, 55 пунктларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы аша полис турында күчермә алырга һәм иминият медицина оешмасыннан гамәлдәге полис турында мәгълүматлар, шул исәптән штрих кодын үз эченә алган полис турында күчермә бирүне сорарга мөмкин.

7. ОМС полислары барлык категория иминиятләштерелгән затларга бушлай рәсмиләштерелә.

8. 2022 елның 1 декабреннән ОМС полислары электрон мәгълүмат йөртүче пластик карта рәвешендә ясалмый башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев