Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Киңәшмә булды

Шимбә көнне ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмә булды. Видеотрансляция рәвешендә барган мондый киңәшмәләрдә урыннардагы оешма, учреждение җитәкчеләре, журналистлар да катнаша. Киңәшмәне республика Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Татарстанда 2012 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы 63 процентка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан 2 миллиард 725 миллион сумлык эш башкарылган. Әлеге саннар һәм мәгълүматларны киңәшмәдә ТР Министрлар кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин бәян итте. 7 июньгә барлык чыганаклардан идарә компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте хисабына 2 миллиард 61 миллион сум акча күчерелгән, бу еллык лимитның 47 процентын тәшкил итә. Әлеге программа буенча безнең районның Борындык поселогында ике күпкатлы торак йортка капиталь төзекләндерү үткәрелергә тиеш иде. Бүгенге көнгә әлеге ике йортта төзекләндерү эшләре тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт