Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрне каршы алдылар

Бу-Чүпрәле районына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы икенче төркем ир-егетләр.

Чүпрәле районында бүген, 2023 елның 14 апрелендә, кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-егетләрне каршы алдылар. Хәрбиләр утырган автобуслар традиция буенча "Дуслык" кафесы янында тукталыш ясады. Кайтучыларны  хакимият вәкилләре, гаиләләре, туганнары һәм якыннары славянка көенә каршы алды.

Бу-Чүпрәле районына махсус хәрби операция зонасыннан ялга  кайтучы икенче төркем ир-егетләр.  Беренче төркем  ял итеп, көч җыеп, шушы көннәрдә янә махсус хәрби операция зонасына юл тотты.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мобилизацияләнгән ир-егетләрне шәхсән үзе каршы алды, кайтулары белән котлады.

Шатлыклы күз яшьләре, көләч йөзләр, җылы кочаклар... Алда хәрбиләрне ике атналык ял, мәктәпләрдә һәм, әлбәттә, район башлыгы белән очрашулар көтә..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев