Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Игътибар-балалар!” акциясе бара

Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан 2023 елның 22 маеннан 4 июненә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле районында да «Игътибар-балалар!». Бу хакта Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларында була.

"Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү; машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау; яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру; балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк; балаларда юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту буенча сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм башка чаралар оештырылачак.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә куркынычсызлык каешлары, баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килгән балалар тоту системалары (җайланмалары) ярдәмендә башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшькә җиткәннән соң да балаларны тоту җайланмасында йөртергә киңәш итә.

Онытмагыз, балалар-юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев