Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә депутат парламент дәресләре үткәрде

Районга сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин районның мәгариф учреждениеләрендә иминлекнең тәэмин ителеше белән дә танышты.

 

Эш сәфәре  башында Шакир Ягудин гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.Аннан соң ул, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин белән берлектә, Шланга урта мәктәбендә һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда булды. Аларны учреждениеләрдәге иминлек кызыксындырды. Шул ук вакытта укучылар белән дә очраштылар.

Шакир Ягудин парламент дәресләре дә  үткәрде.

Депутат укучыларга гади һәм аңлаешлы формада республиканың закон чыгару (вәкиллек) органы роле һәм бурычлары, кешенең хокуклары һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары һәм инструментлары, тормышта законнарның әһәмиятле роль уйнавы турында сөйләде.

Очрашу барышында балалар депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шакир Ягудин барлык сорауларга да тәфсилләп җавап бирде.

Реклама

- Парламент дәресләре укучыларга хокукый өлкәдә ориентлашырга мөмкинлек бирә. Бу белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанам, - ди Шакир Ягудин.

Белешмә

Парламент дәресе - Татарстан Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Республика мәктәпләрендә мондый чаралар 2009 елдан бирле үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев