Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүп-чар, коры үлән яндыру тыела

Узган еллар статистикасы язгы чор башлангач йорт яны участокларында, басуларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үләнгәут тертүдзн килеп чыккан янгыннарның артуын күрсәтә. Бу хакта Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров белдерде.

Инсаф Шакиров әйтүенчә, административ чаралар күрелүгә карамастан,  басуларда һәм йорт яны участокларында коры үлән һәм чүп яндыру дәвам итә. Быел да үткән елдан калган, биек булып үскән һәм инде корыган үлән бик күп. Аңа ут төрткәндә бу куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.

- Район халкына мөрәҗәгать итеп, йорт яны участокларында учаклар кабызмауны сорыйсым килә. Чөнки, кайберәүләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә ваемсыз карашлары нәтиҗәсендә кайвакыт башкалар да зыян күрә.

Шулай ук, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләренең игътибарын янгыннар турында килгән хәбәрдән соң ирекле янгын сүндерү формированиеләренең шунда ук юлга чыгарга тиешлегенә юнәлтер идем,-ди өлкән инспектор.

Коры үлән һәм чүп-чар яндырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре

- коры үлән һәм салам калдыкларын яндыру катгый тыела;

- торак пунктларда һәм урман массивлары янында чүп-чар яндыру катгый тыела;

- сүнмәгән тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны коры үлән һәм чүп-чар өеменә ташламау кирәк.

Белешмә

Республика территориясендә коры үлән, чүп-чар, салам, камыл калдыкларын яндыру фактларын ачыклау буенча космик мониторинг үткәрелә, алар буенча мәгълүматлар административ яки җинаять эше кузгату өчен күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең территориаль бүлекчәләренә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев