Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Белдерергә кирәк

"Дәүләт һәм муниципаль тикшерүне башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы 294 номерлы федераль законның 8 маддәсендәге1 пункты һәм РФ Хөкүмәтенең "Эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләрен башкара башлауны белдерү тәртибе турында"гы Карары (№584, 16 июль 2009 ел) нигезендә шәхси эшмәкәрләр үзләренең аерым төр эшчәнлек башкара башлаулары турында ТР буенча...

Бу аеруча эшчәнлекләре берәмтекләп һәм күмәртәләп сату, җәмгыять туклануы хезмәтләрен күрсәтү, икмәк, кондитер әйберләре, шикәр, он тарту продукциясе, алкогольсыз эчемлекләр, майлар, соклар, текстиль материаллар, тегү эшләнмәләре, кием, тире, аяк киеме җитештерүче, парикмахер, косметик һәм кунакханә хезмәтләре, көнкүреш техникасын, приборларын, транспорт чараларын, машиналарны, җиһазларны төзекләндерү, фотоателье хезмәтләре, җиһазлар җитештерү белән бәйле булганнарга кагыла.

Эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен башлаулары турында белдермәгән яисә аларның белдерүләрендә дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән очракта РФ Административ хокук бозулар кодексында (№195, 30.12.2001) "Юридик зат яисә шәхси эшмәкәр тарафыннан эшмәкәрлек эшчәнлеген башкара башлау турындагы белдерү биргәндә билгеләнгән тәртипне бозу" турындагы 19.7.5-1 маддәсендә (19 бүлеге) административ җаваплылык каралган. Штраф 30 мең сумга кадәр каралган.

Уведомление бирү тәртибе турындагы барлык мәгълүмат та http://16.rospotrebnadzor/ru/ яисә http://rpn.tatarstan.ru/ сайтларында "Уведомлениеләр реестры" бүлегендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев