Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бабаларым-горурлыгым!

Бөек Ватан сугышы тынганына 78 ел үтеп китте.

Без сугыш турында китаплардан укып, ишетеп, кинолар карап кына беләбез. Ә бит чынлыкта безнең әби-бабаларыбыз бу хәсрәтне үз җилкәләрендә татыганнар. Биш елга якын барган бу сугыш, күпме ананы тол, балаларны әтисез калдыра. Халык күпме ачлык, ялангачлык кичерә. Дәһшәтле еллар афәте һәр гаиләгә кагыла. Еллар буе газизләрен көтеп, югалту  кайгыларын үзләре белән алып киткән - дөнья куйган аналар да аз түгел.

        Безнең Әхмәтовлар гаиләсен дә, бу сугыш читләтеп үтми. Дәү әни һәм дәү әтинең әтиләре Яңа Ишледән Фахретдинов Нурислам бабай һәм Иске Чокалыдан Хәсәнҗан бабай сугышның беренче көннәреннән үк яу кырында булалар. Нурислам бабай, өч ел Армия сафларында хезмәт итеп, туганнары янына кайтыр көннәре житкәндә, сугыш башлана, аларны шуннан ук яуга  озаталар. Ул укчы була, берничә тапкыр яралана, аның бик күп орден- медальләре бар. Алар гаиләсеннән дүрт ир-ат сугышта катнаша, ике абыйсы мәңгегә сугыш кырында ятып кала.

      Безнең  Иске Чокалы авылында  Хәсәнҗан бабайлар гаиләсендә алты ир - егет һәм бер кыз бала була. Бер йорттан сугышка  алты егет: Аделҗан, Шарифҗан, Вәлиҗан, Арифҗан, Абдулкадыйр абыйлар һәм Хәсәнҗан бабай чыгып китә. Әле аларның кайберләре гаилә корырга да өлгермәгән булла. Иң кечкенәсе, Абдулкадыйр абый, сугыш башланыр алдыннан  гына Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлый. Ул каты сугышлар нәтиҗәсендә, 1944 елның ноябрендә Воронеж янындагы бәрелешләрдә һәлак була.

          Аделҗан  абый  исә, хәрби хирург була. Ул бик куп яралыларның гомерен саклап кала. Бәхетенә, ул сугыштан исән калып, озак еллар Казан хастаханәләренең берсендә хирург булып эшли.

            Ә Хәсәнҗан бабай 1940 елның 27 февралендә Кызыл Армия сафларына алына һәм 1942 елның маена кадәр Горький өлкәсенең Муром шәһәрендә хәрби укуларда була. Сугышта ул немец оккупантларына каршы пулеметчылар взводы командиры буларак сугыша.  Сугышны Венгриянең Балахтон  шәһәрендә тәмамлый.  1945 елның 25 сентябрендә демобилизацияләнә һәм туган авылына кайтып, гомере буе балаларга тарих фәнен өйрәтә. Үзен-үзе аямыйча немец фашистларына каршы сугышканы өчен ул күп санлы орден- медальләргә лаек була.

          Ветераннарыбыз саны инде бетеп бара. Тыл ветераннары да азая. Күпме еллар үтсә дә, халкыбыз хәтерендә ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Эльвина Әхмәтова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10-Б сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев