Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Африка дуңгыз чумасы авыруы янә баш калкыта

2023 елның 4 январенда Самара өлкәсенең Хворостянский районы, Липовка авылындагы шәхси ярдәмчел хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы авыруының яңа очраклары ачыклана. Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр итте.

Шуңа бәйле рәвештә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы таралуны булдырмас өчен профилактик чаралар турында истә тоту кирәклеген искәртә.

Шуңа да түбәндәгеләрне төгәл үтәү сорала:

- сугым дуңгызларын, аларның продуктларын, йорт кошларын һәм кошчылык продукциясен законсыз бер территориядән икенчесенә кертү һәм контрольсез сату (шул исәптән ял көннәрендә табигый базарларда һәм ярминкәләрдә) тыела;

- кыргый дуңгызлар санын җайга салу (киметү) буенча нәтиҗәсез гамәлләр кылу тыела;

Реклама

- дуңгызларны объектив исәпкә алмау, аларны ачык һавада асрау, аларга азыкларны Авыру буенча имин булмаган территорияләрдән кертү тыела.

- Хөрмәтле чүпрәлеләр, бу аеруча куркыныч авыру буенча республиканың, районның иминлеге күпчелек очракта сезнең уяу, аңлы булуыгызга да бәйле икәнлеген онытмасагыз иде. Район территориясендә яисә хуҗалыгыгыздагы дуңгызларда авыру билгеләре сизелгән очракта, кичекмәстән “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә  (843) 278-93-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин,-ди бу уңайдан Гөлнара Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев