Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

24 март - туберкулезга каршы көрәш көне

Район үзәк хастаханәсенең туберкулезга каршы көрәш кабинеты шәфкать туташы Лилия Хәйруллина, күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, ди.

24 март - туберкулезга каршы көрәш көне. Бу авыру 1882 елны нәкъ шул көнне Берлинда доктор Роберт Кох тарафыннан ачыкланган.

Район үзәк хастаханәсенең туберкулезга каршы көрәш кабинеты шәфкать туташы Лилия Хәйруллина, күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, ди.

“Мәсәлән, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә... Авыртып китәр өчен кешегә әлеге бактерияләр булган һаваны сулау да җитә. Шуңа да авырган кешегә, аның әйләнә-тирәсендәгеләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим. Шуны онытмаска кирәк: туберкулезны ияртү аның белән авыру дигән сүз түгел. Инфекция эләктергән кешеләрнең 5-15 проценты гына чирләп китә, калганнары стериль булмаган иммунитет эшләп чыгара. Симптомнары:  салкын тию, пневмония кебек, кайбер очракта билгеләрсез дә үтә. Шуңа да профилактика чараларын үтәү һәм чирне вакытында ачыклау аеруча мөһим.  Тәмәке тарту да зыянлы, 20 процентыннан артык очрак тәмәке тартуга бәйле.

Туберкулездан саклануның үзенчәлекле алымы булып, прививка  ясау тора. Ул –БЦЖ-М вакцинасы. Бала туып, 3-4 көн үткәч ясала һәм 7,14 яшьләрдә янәдән вакцинация үткәрелә. Моннан кала, вакытында флюорография үтәргә кирәк, чөнки ул туберкулездан кала онкологик чирләрне, пневмония, саркаидоз, үпкә авыруларын да ачыкларга ярдәм итә.

Реклама

Ә гадәти алымнар ул–сәламәт тормыш рәвеше алып бару, вакытында һәм дөрес туклану, тәмәке тартмау, алкоголь кулланмау. Узган гасырда фтизиатрлар җитәрлек тукланган кеше туберкулез белән авырмаячак дигәннәр. Шуңа да еш туклану мөһим.

Туберкулез  белән кешеләр генә түгел, ә хайваннар да  авырый. Кешегә ул авыру хайваннан кайнатылмаган сөт, пешеп бетмәгән йомырка яисә ит аша күчәргә мөмкин.

Белешмә

Үлемгә китерүче инфекцияле авырулар арасында туберкулез икенче урында. Дөньяда һәр секунд  саен әлеге авыруны бер кеше йоктыра, һәр 10 секунд саен аннан бер кеше үлә. Ел саен дөньяда авыруның 8,4 миллион очрагы теркәлә һәм 2 миллион кеше вафат була. Туберкулез белән авырган бер кеше уртача 10-15 кешегә чирен йоктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев