Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңача сайлауларга әзерләнәбезме?

Татарстан Республикасында сайлау участокларының 5 процентка якынына электрон тавыш бирү комплекслары куелачак.

Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән видеоконференция режимында үткәрелгән "Татарстан Республикасында 6нчы чакырылыш Федераль җыенының РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга әзерлекнең барышы турында"гы темага багышланган брифингта ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин белдерде.

Әлеге комплексларны республиканың 33 районындагы 146 участокка кую планлаштырыла. Шулай итеп, ТРда электрон тавыш бирү процедурасында 40 меңгә якын сайлаучы катнаша ала. -Электрон тавыш бирү комплекслары урнаштырылган участокларда инде элеккегечә кәгазь бюллетеньнәр белән сайлау мөмкин булмаячак,- дип ассызыклады Анатолий Фомин.

Ә сайлау көнне исә республикада 2 мең 857 сайлау участогы иртәнге 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Бүгенге көндә республикага 50 данә электрон тавыш бирү комплексы инде кайтарылган, комплексларның калган өлеше Татарстанга бу атнада кайтарылырга тиеш. "Комплексларны туплыйбыз, тикшерәбез, бу техник яктан гади булмаган процедура һәм алар сайлау участокларына тикшерү үткәч кенә урнаштырылачаклар",-диде ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Реклама

Анатолий Фомин сүзләренчә, электрон тавыш бирү комплекслары бик кыйммәт икән. Аларның һәрберсе 500 мең сум тора. Әлеге комплекслар федераль бюджет исәбендәге акчага сатып алына.

Анатолий Фомин, шулай ук, 146 участокның һәрберсендә берәр электрон тавыш бирү комплексы урнаштырылачагы турында белдерде. Комплекс исә үз эченә ике терминалны (сайлау участогына керү юлы янында, өйрәнү өчен), участок эчендә биш терминал һәм ике күчерелмә (өйгә барып тавыш бирдертү өчен) терминалны бер-ләштерә.

Әлеге комплекслардагы тавыш бирү нәтиҗәләрен исә флешкаларга һәм дискларга яздырып территориаль сайлау комиссияләренә җибәрәчәкләр һәм биредә аларны ГАС "Выборы" системасына кертәчәкләр.

Татарстан территориясендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларны үткәрүне ТР Үзәк сайлау комиссиясе, 65 территориаль сайлау участогы, 2 мең 857 участок сайлау комиссиясе башкарачак. Татарстанда сайлаучылар саны исә 2 миллилон 911 мең 727 кешене тәшкил итә (мәгълүматлар 2011 елның 1 июленә алынган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X