Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөт-керем чыганагы

Тугыз айлык хезмәт күрсәткечләре буенча, район терлекчеләре ел башыннан 155022 центнер сөт җитештергәннәр. Бу үткән ел белән чагыштырганда 6297 центнерга кимрәк. Бер сыерга 3341 килограмм туры килә.

Үткән елгы җәй агымдагы елдагы кебек үк корылыклы булса да, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, сыерлардан быелгыга караганда күбрәк сөт савылган. Агымдагы елда исә яз башында яңгырлар мул явып, көтүлекләрдә яшел азык күп булуга да карамастан, район терлекчеләренең бүгенге көнгә кадәр үткән елгы сөт саву дәрәҗәсен куып тота алганнары юк. 2010 ел белән чагыштырганда быел сөт саву күләме 96 процентны гына тәшкил итә. "Шулай да быел кышкы чорга азык мул итеп әзерләнде, сөт саву буенча үткән елгы дәрәҗәне куып тотарга тулы ышаныч бар", диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Соңгы атналарда яңгырлар күп яву сәбәпле, басуларга техника керә алмас дәрәҗәгә җиткән иде. Шуңа күрә дә район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында савым сыерларга, гомумән терлекләргә, ашату өчен "кара" көз һәм кышкы чорга дип әзерләнгән сенаж базларын ачтылар. Көннәр бераз аязытып, басуларга керү мөмкинлеге булу белән үк силос кайтару дәвам итәчәк, дип ышандыра белгечләр.

Сөт саву күләме буенча исә "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре алда баралар. Агымдагы елда алар ел башыннан 5631 центнер сөт сауганнар, бу үткән ел белән чагыштырганда 857 центнерга (118 процент) күбрәк. "Алга" җәмгыяте хезмәтчәннәре дә алардан азга гына калышып, 5002 центнер сөт җитештергәннәр. Бер сыерга савылган сөт 3335 килограммны тәшкил итә. Үткән еллардагыча кебек үк "Цильна" җәмгыяте дә алдынгылыкны бирми. Биредә 1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бер сырга савылган сөт 6774 килограммны тәшкил итә. Бу үткән ел белән чагыштырганда 102 килограммга күбрәк.

Ә менә агрофирма филиалларында исә сөт саву буенча хәл мактанырлык түгел. Биредә кичекмәстән булган җитешсезлекләрне бетерергә һәм сөт савуны арттыруга тиешле игътибар бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев