Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлауларга барабызмы?

Россиянең Дәүләт Думасына булачак сайлауларга санаулы гына көннәр кала бара. Билгеле булганча, дәүләт теркәве үткән җиде партия, алар - "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Патриоты России", "Яблоко", "Справедливая Россия" һәм "Правое дело" алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу хокукына ия.

Сайлауларга каршы бил-геләнгән вакыт аралыгында һәр партия үзенең программасы, халык өчен эшләячәк эшләре, якты киләчәк турындагы тәгълиматларын тәкърарлап, зәңгәр экраннардан ролик-ларын әйләндерә.

Инде сораштырулар буенча һәр партиянең сайлауларда күмпе процент җыячагы турында да азмы-күпме фаразлар бар. "Бердәм Россия" партиясе әлеге сайлауларда якынча 53 процент җыяр дип саныйлар. Ә либераллар һәм коммунистлар 20 процент чиген уза алмаслар, калган партияләр исә тагын да түбән процентка ия булырлар дип уйлыйлар. Шул ук вакытта, илдә яшәүче халыкның бары 60 проценты гына декабрь аенда Дәүләт Думасына булачак сайлаулар турында хәбәрдар. Калганнар сайлаулар вәзгыятен март аенда узачак президент сайлаулары белән бәйли. Хәер әлеге уңайдан үзебез үткәргән сораштырулар да шуны ук күрсәтте. Авылда яшәүчеләрнең күбесе сайлауларның ниндилеген әйтә алмаса да, аны РФ Премьер-министры В.В.Путин исеме белән бәйләде һәм билгеле инде "Бердәм Россия" өчен тавыш бирәчәкбез, диделәр.

Реклама

Сүз дә юк, тормыш алып барулары, хезмәт эшчәнлеге бергә үрелеп барган кайбер өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә коммунистларның якынлыгы да бар, әмма алар да инде бүгенгене реаль бәялиләр һәм киләчәкне дә ачык күзаллыйлар.

Әйе, күп төрле кеше-күп төрле фикер. Иң мөһиме-үз фикереңне җиткерә алу. Ә моның өчен җәмәгать, 4 декабрьдә узачак РФ нең алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашу мәслихәт. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Һәр сайлаучының үзе белән паспорты булуы шарт. Теге яки бу сәбәпләр белән теркәлгән урындагы сайлау участогына килү мөмкинлеге юк икән, бу очракта сайлау участогы комиссиясеннән учеттан төшерү таныклыгы алырга кирәк. Әлеге документ исә башка җирдә сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X