Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыр батырлары Казанда

7 октябрьдә Казан шәһәренең "Баскет-холл" комплексындагы "Уңыш-2011" бәйрәмендә безнең районнан 64 делегат катнашты.

Алар арасында авыл хуҗалыгы тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар, механизаторлар, бөртекле культуралардан иң югары уңыш алучы һәм терлекләрнең баш санын үткән ел дәрәҗәсендә саклап калган АПК җитәкчеләре, сыер савучылар, терлекчеләр бар иде.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Агымдагы елда ашлыкның тулай җыемы 5 миллион тоннаны тәшкил итте, һәр гектардан уртача 32,5 центнер уңыш чыкты. Терлекчеләр үткән елгы кризис шартларында да терлекләрнең баш санын саклап кала алдылар, шул ук вакытта аларның продуктлылыгын да киметмәделәр. Бүгенге көндә республика сөт җитештерү күләме буенча Россиядә беренче урында тора икән, анда безнең район терлекчеләренең дә саллы өлеше бар.

-Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары, кунаклар! Үткән ел сынаулар елы булды. Сезнең һәрберегезнең фидакарь, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә без авыл хуҗалыгы комплексын саклап кала алдык һәм агымдагы ел безгә уңыш китерде,-диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына мөрәҗәгать итеп. Аннан соң ул министр Марат Ахметовка һәм муниципаль район башлыкларына, хезмәт алдынгыларына рәхмәт белдереп, тармакның иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләренә Дипломнар, Рәхмәт Хатлары, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

-Крестьян хезмәте- мәртәбәле хезмәт. Үз хезмәтегезгә бирелгәнлегегез һәм туган җирегезне яратуыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен олы рәхмәт сезгә,-диде үзенең бәйрәм котлавында Марат Ахметов. Хезмәт алдынгыларын, шулай ук, Марат Готович һәм Фәрит Мөхәммәтшин дә бүләкләделәр.

"Цильна" җәмгыяте рәисе Барис Гафуровка, шул ук җәмгыятьнең сыер савучысы Сиринә Хәйбулловага мәртәбәле шәхесләр кулыннан бүләк алу бәхете елмайды.

Бүләкләр тапшырылганнан соң "Баскет-холл" сәхнәсендә бәйрәм концерты дәвам итте. Концертта Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев