Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кара пыялалыларны "аулыйлар"

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, алгы һәм алдагы ян-як тәрәзә пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булган автомобильне эксплуатацияләү тыела.

Мондый таләпнең асылы шунда, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү беренче чиратта торса, каралтылган пыялалы машиналарны терроризм максатында файдалану мөмкинлеге дә зур.

Бөтендөнья универсиадасына кунаклар кабул итүгә әзерлек барган чорда, халыкның, спорт һәм рәсми делегацияләрнең иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрү аеруча мөһим. ГОСТ таләпләренә туры килмәгән, башкачарак әйткәндә тәрәзә пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге нормативта каралганча 70 проценттан да ким булган очракта машина хуҗасын җаваплылыкка тарту билгеләнгән, ягъни РФ Административ хокук бозулар кодексының 12. 5 маддәсендәге 3 нче бүлекчәсе буенча 500 сум штраф каралган. Әгәр машина йөртүче инспектор таләбенә буйсынмыйча пыяладан кара пленкасын алмый икән, ике пүнәтәй катнашында аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча административ материал төзелә һәм ул 500 сумнан 1000 сумга чаклы штрафка тартыла яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алына.

Машина хуҗалары игътибарына шуны да җиткерәсем килә, 2011 елның 21 апрелендә кабул ителгән 69- ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр 2012 елның 1 июненьнән гамәлгә керәчәк. Димәк, транспорт чараларын куллану һәм идарә итү кагыйдәләрен бозган очракта (шул исәптән тәрәзә пыяласына кара пленка ябыштырылса да) кимчелекне төзәткәнгә кадәр автотранспортның дәүләт теркәү номеры алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев