Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җир-анабыз кичерерме?

Соңгы елларда экологлар чаң суга- җиребез, эчәр суларыбыз көннән-көн пычрана бара. Телевизор экраннарында да, газета битләрендә дә экология мәсьәләсе еш күтәрелә.

Сулар һавабызның, җиребезнең, эчәр суыбызның көннән-көн пычрана баруын без, кешеләр, куәт-ле завод-фабрикаларның үз калдыкларын суга агызулары,төрле табигать почмакларына күмүләре һәм ташлаулары, автомобильләрнең чамадан тыш күплеге һәм алардан бүленеп чыккан агулы газлар белән аңлатырга тырышабыз. Ә менә үзебезнең кулланыштан калган төрле чүп-чарны теләсә кайда ташлавыбыз турында уйлап та бирмибез. Ә күпчелек кешенең экологик чисталыкның, иң беренче чиратта, үзләренең йорт тирә-яннарының чүп-чарсыз, яшеллеккә төренеп утыруыннан башлануы турында уйлап та караганы юктыр. Ә без тирә-ягыбызга нинди генә чүп ташлап тутырмыйбыз.

Үткән атнада муниципаль район Башкарма комитетында үткән административ комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәлә каралды. Газета битләрендә район территориясен төзекләндерү кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә административ катгый чаралар кулланылуы, зур күләмдә штраф (закон тарафыннан физик затлар өчен 2000нән алып 5000 сумга кадәр каралган) салыначагы турында әледән-әле язылып килүгә, бу уңайдан авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре билгеле бер эш алып баруларына карамастан, кайберәүләр тәртипкә күнәргә бик ашыкмый. Штраф суммалары авыл кешесе өчен (авылдагы эшсезлекне исәпкә алып) зур булуга да карамастан, һаман бер үк хатаны кабатлый баралар. Әлеге мәсьәләнең административ комиссиянең һәр утырышында диярлек тикшерелүе дә моның шулай булуын дәлилли.

Безнең үрнәктә яшь буынның да тәрбияләнәчәге турында уйламыйбыз да. Югыйсә, уйланырга күптән вакыттыр. Ни генә дисәң дә, шушы җирдә безгә яшисе. Безнең башка туган ягыбыз юк, әби-бабаларыбызның да, үзебезнең дә кендек каныбыз шушы җиргә тамган. Әгәр без, кешеләр, үз акылыбызга килеп, үз җиребезне, туган ягыбызны үзебез кайгыртмасак, чүп-чардан арындырмасак, безгә чит яклардан килеп беркем дә ярдәм итмәячәк. Ә киләчәк буынга без нәрсә калдырырбыз? Тау кадәрле өелгән чүп өемеме, чүпкә-пычракка баткан болынлыклар, елга буйларынмы?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев