Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең инвестицион паспорты тәкъдир ителде

Чүпрәле Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында инвестицион паспортын тәкъдим итте.

Төрле проектлар, район турында район башлыгы Александр Шадриков сөйләде. Икътисад ягыннан проектларның никадәрле кызыктыргыч булуы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов бәян итте. Агентлык җитәкчесе Линар Якупов тарафыннан Чүпрәленең инвестицион паспорты эшләнеш, уйланылып якын килү, икътисади күрсәткечләрне анализлау ягыннан, Чаллыдан кала, икенче паспорт икәнлеген ассызыклады.

Чарада Рәсәй, Иделбуе округы, Татарстан банкларыннан, инвесторлардан тыш Италиядән килгән эшмәкәрләр дә катнашты. Катнашучыларга өч төрле проект тәкһдим ителде. Аларның беренчесе Иске Кәкерле, Зур Аксу территориясендәге кирпеч сугарга яраклы булган балчык карәерында завод төзү турында район башлыгы Александр Шадриков Үзе сөйләде. Хәер, ул Чүпрәлегә кагылышлы барлык сорауларга да районның дөрестән дә инвестицияләр җәлеп итәрлек төбәк икәнлегенә ышандырырлык итеп җаваплар бирде. Гомумән, чара җылы мөгамәләдә, ачыктан-ачык сөйләшү шартларында үтте. Банк вәкилләре дә, Линар Якупов та Чүпрәлегә әлегә кадәр килгәннәре булмауга үкенүләрен белдерделәр һәм якын арада эш визиты белән районга киләчәкләрен әйттеләр. Кирпеч заводына килгәндә исә, безнең территориядәге балчыкның керамик кирпеч ясау өчен бөтен яклап туры килгәнен дәлилләде Александр Шадриков. Беренче кирпечләрнең инде ясап каралганлыгы белән гаҗәпләндерде, хәтта.

Икенче, өченче проектлар авыл хуҗалыгына карый. Алар белән Ильмир Измайлов таныштырды. Чүпрәледә җитештерелгән продукциянең эшкәртелмичә турыдан-туры Чувашиягә, Ульяновск, Самара өлкәләренә сатылуы сер түгел. Җитәкчелек районда сөт, ит продуктларын эшкәртү цехлары ачып, иң беренче чиратта җирле бюджетны баетмакчы, икенчедән, халыкка эш урыннары булдырмакчы, өченче чиратта инфраструктураның үсешен тәэмин итмәкче. Әлеге проектлар сөт, ит продукцияләрен районда җитештерүне күздә тота. Очрашуда катнашучылар проектлар белән кызыксынып, продукцияләрнең базарга үтеп керә алуы-алмавы белән кызыксындылар. Җитәкчелек моңа нигезләнгән җавап бирде. Иң беренче инверсторны кызыктырырлык шарт булып безнең территориядә 80 км. радиуста мондый төр эшчәнлек белән шөгыльләнүченең булмавы тора. Районның федераль трасса белән бәйләнеше, Ульяновск өлкәсенең биш районы, Чувашия белән чиктәшлек итүе дә уңай.

Очрашуда катнашкан "Внешэкономбанк"ны, мәсәлән, 2 млрд. сум белән бәяләнгән проект кызыксындырды. Әмма әлеге - Городище тирәсендәге циолит ятмаларын эшкәртүче завод төзү белән Татарстандагы бер инвестор инде шөгыльләнә башлаган. "Март айларында төзелеш эшләрен башлаячак",-дип җавап бирде Александр Шадриков.

Инвестицион үсеш агентлыгы бу проектларның Татарстан җитәкчелеге катнашында да тикшереләчәген әйтте. Әлеге проектлар эшләп китә калганда, ә бу һичшиксез шулай булачак, Чүпрәленең киләчәктә поселокка әйләнәчәген көт тә тор!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев