Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүгенгене үткәннәр белән баетып...

Агымдагы елның 12 январенда Россия Федерациясе прокуратурасы үзенең 290 еллыгын билгели.

"Район прокуратурасы хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен мәгълүм уңышлар белән каршылыйлар. "Кайда закон таләпләре бозылган, шунда тиешле җәза да барып җитәргә тиеш",- дигән принципка таяну уңай нәтиҗәләрен бирә.

Безнең коллектив зур түгел, хәзерге вакытта район прокуратурасы өч оператив хезмәткәрне берләштерә. Прокурор урынбасары булып икенче класслы юрист Данис Әхмәтҗанов, прокурор ярдәмчесе булып икенче класслы юрист Руслан Алиуллов эшли. 1 разрядлы өлкән белгеч Эльвира Алиуллова, хезмәткәр Зинаида Стратонова һәм шофер Илнар Хәнҗәров та үз хезмәтләрен җаваплылык тоеп башкаралар.

Прокуратура эшчәнлегендә хокук бозу очраклары белән килешеп торулар да, тәнәфесләр дә юк, диясем килә. 2011 елда закон таләпләрен бозуларның 600 дән артык очрагы ачыклану шул хакта сөйли. Системалы үткәрелгән тикшерүләр вакытында законсыз 200 хокукый акт төзелгәнлеге билгеле булды һәм аларның барысына карата да протест белдерелде. Судка 900 гә якын гариза җибәрелде һәм аларның барысы да канәгатьләндерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 160 вазыйфаи зат-дисциплинар, 120 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Прокуратура тарафыннан тикшерү органнарына җибәрелгән материаллар буенча 4 җинаять эше кузгатылды.

Россия Федерациясе Конституциясендә бәян ителгәнчә, кеше хокукларының һәм ирекләренең сакланышына, хокукый актларның законлылыгына, контрольлек итүче органнар эшчәнлегенә, салым һәм банк законнарының, өстенлекле милли проектларны тормышка ашыруга бүленгән бюджет чыганакларыннан файдаланганда федераль законнарның үтәлешенә, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт хакларының вакытында түләнүенә һәм хезмәт законнарының тайпылышсыз үтәлүенә күзәтчелек итү, җинаятьчелеккә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларына каршы профилактика чаралары үткәрү-прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлешләре булды. Гомумән, узган хисап чоры күрсәткечләре прокуратураның күпкырлы эшчәнлеген ачык күрсәтә һәм, әлбәттә, агымдагы елда да зур булмаган шушы коллектив тарафыннан бурычларны тормышка ашыру буенча максатчан эш алып барылачак",-ди район прокуроры, юстиция киңәшчесе Алмаз Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев