Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле булуга ни җитә?!

15 май-Россиядә Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

БМО Генераль Ассамблеясы әлеге датаны 1994 елда раслый. Дата нигездә гаилә мәнфәгатьләренә, проблемаларына җәмәгатьчелекне җәлеп итүне, шулай ук күп төрле чаралар оештыруны максат итеп куя. Россиядә Гаилә көне 1995 елдан бирле үткәрелеп килә. 2008 ел-Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде.

Районда гаилә һәм бала мәнфәгатьләрен яклауга зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан имин булмаган, тәрбиягә алынган балалары булган гаиләләр белән күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Эшчәнлекнең төп максаты булып авыр тормыш хәлендә калучыларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү тора.

Район буенча бүгенге көнгә 1803 гаилә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемгә ия белешмәсе нигезендә пособиеләр ала, шулай ук социаль авыр хәлдәге 25 гаилә исәпләнә, анда 55 бала тәрбияләнә. Соңгыларына килгәндә бу гаиләләр белән эшләүдә чаралар планы төзелә, шәхси реабилитацияләү программалары эшли.

-Гаилә белән эшләү барышында кыска гына вакыт эчендә әлләни югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин түгел. Шуңа да бу хезмәт сабырлык, һөнәри осталыкны таләп итә,-ди гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре. -Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелә, санаторийларга барып ял итү, реабилатацияләү курслары үтү каралган, төрле түгәрәкләр буенча эш алып барыла. Шулай ук гаиләләргә чыгып психологик ярдәм итүләр оештырыла. Аеруча, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау буенча күп төрле чаралар үткәрелә, волонтерлар эше киң җәелдерелгән. Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында 17 майда концерт үтәчәк.

Реклама

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне әзерләү программасы һәм тәртибе расланды. Әлеге балаларны тәрбияләргә теләүчеләр белән район Башкарма комитеты карамагындагы опека һәм попечительлек органы эшли.

-Бүгенге көндә район буенча 22 гаилә уллыкка яки кызлыкка алып, 38 баланы тәрбия кыла. Бу бик игелекле эш. Әлбәттә, алар теге яки бу проблемалар килеп чыга калган очракта ялгыз түгелләр, безнең тарафтан һәрчак ярдәм кулы сузыла,-ди бүлекнең баш белгече Ильмира Камалова.

Әйе, гаилә ул-җәмгыятебезнең төп нигезен тәшкил итүче чылбыр тезмәсенең бер өлеше. Аның өзелмәвен, ныклы булуын кайгырту һәркемнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15май Халыкара гаилә көне