Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыллар "картая"

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтә.

Менә шундый авыл җыеннары 17 ноябрьдә-Яңа Ишле, көннең икенче яртысында исә Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә, 21 ноябрьдә Марс авыл җирлегенә кергән Татар Бизнәсе, Югары һәм Түбән Каракитә авылларында үтте. Әлеге җыеннар эшендә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, җаваплы хезмәткәрләр, бертөркем төрле служба вәкилләре катнашты. Җыеннарда традиция буенча башлап авыл җирлекләре башлыкларының, аннан соң полициянең участок вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Әлеге авылларны берләштергән проблемаларның берсе-ул демографик хәлнең уңай булмавы. Авылларда халык санының елдан-ел кими баруы, туучылар саны аз булуы күзәтелә, димәк, авыллар "картая" бара. Экология мәсьәләсе дә күтәрелде җыенда. Халык әле дә булса тәртипкә күнеп бетә алмый, йорт тирә-яннарыннан чыккан чүпне елга буйларына, куаклыклар тирәсенә ташлавын дәвам итә. Эчүчелек чире дә ят түгел авылларга. Моның шулай булуын полициянең участок вәкилләре чыгышларында яңгыраган саннар да дәлилли. Шунысы куанычлы, авылларда җир пайлары өчен ашлык, печән белән тулысынча түләп бетерелгән диярлек. Авыл халкына җитәрлек күләмдә терлек азыгы да, фуражы да бирелгән.

Реклама

Авыл халкының ел буена сораулары да байтак җыелган. Барлык авылларда да юл мәсьәләсе иң беренче урында тора. Чөнки юл-ул тормышның үзе дисәң дә ярый. Менә инде ничә еллардан бирле Яңа Кәкерле авылы халкы көткән юлның 2012 елда авылның үзәгенә кадәрле салыначагы барлык кешене дә куандыргандыр, дип уйлыйм. Бирелгән вәгъдәләр үтәлгән очракта бу юл Яңа һәм Иске Кәкерле, Яңа һәм Иске Ишле авылларын берләштерер иде. Булган юлларның сакланмавына, бозылуына борчылуын да белдереп, чара күрүне дә сорый авыл халкы. Җыеннарда, шулай ук, авылларны яшелләндерү, юлларны, күперләрне ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, зиратларны төзекләндерү, кышкы чорда юлларны чистартып тору проблемалары күтәрелә, авыл халкы өчен кулай булган төрле программалар эшләве һәм алардан файдалану мөмкинлеге булуы да ассызыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев