Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аклык юлдаш булсын!

Аклык юлдаш булсын! Кешенең иң истәлекле вакыйгалары- балачагы, мәктәп белән бәйле. Алтын көзнең иң күркәм бәйрәме- ул Халыкара укытучылар көне. 8 октябрь көнне район мәдәният йортына иң хөрмәтле укытучылар әнә шул бәйрәмгә җыелдылар. Иң изге теләкләр әйтелгән бу көндә, һәр укытучы күңелендә иң матур хатирәләр яңарадыр. Ә алар чын йөрәктән...

Аклык юлдаш булсын!

Кешенең иң истәлекле вакыйгалары- балачагы, мәктәп белән бәйле. Алтын көзнең иң күркәм бәйрәме- ул Халыкара укытучылар көне. 8 октябрь көнне район мәдәният йортына иң хөрмәтле укытучылар әнә шул бәйрәмгә җыелдылар.

Иң изге теләкләр әйтелгән бу көндә, һәр укытучы күңелендә иң матур хатирәләр яңарадыр. Ә алар чын йөрәктән куелган йокысыз төннәр, мәшәкатьле көннәр, ару-талулар аша яуланган уңышлар. Бәйрәм тантанасына да әнә шундый мулдан булган хезмәт җимешләренең әҗерен алырга чакырылганнар алар.

Район Башлыгы Тимур Нагуманов та киләчәк кешесенә туры юлны күрсәтүче, белем киңлекләренә, җиңү үрләренә әйдәүче кешеләрне-укытучыларны зурлап: "Болар безнең киләчәгебез, кешелек укудан, өйрәнүдән беркайчан да туктамаячак. Сезнең тиңдәшсез хезмәтегезгә зур рәхмәт!"-диде. Башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов аның сүзен куәтләп: "Укытучы көне-ул бер генә көн түгел, ункөнлек булып дәвам итсен. Нинди генә һөнәр иясе булмасын ул- иң беренче чиратта, укытучысына рәхмәтле. Яхшы укысаң, һәр эш җиңел бирелә. Сезгә дә тырыш укучылар насыйп булсын",-диде.

ТРда 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында "Киләчәк"- "Будущее" конкурсында "Безнең иң яхшы укытучы" грантына гомуми белем бирү учреждениеләреннән иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар арасында безнең районнан да 25 укытучы бар.

Реклама

Укытучыларның фәнни тикшеренүләрен үстерү буенча республикада "Укытучы-тикшеренүче" конкурсында Яңа Кәкерле урта мәктәбе директоры урынбасары Рамил Абдрахманов җиңүче булды.

Бу бәйрәм тантанасында үзләренең фидакарь хезмәтләрен балалар тәрбияләүгә биргән, инде лаеклы ялга чыккан ветераннар утыралар. Аларны мәктәп елларының якты хатирәләре һәр таң саен әле бик күп еллар сискәндереп уятыр. Мәктәп кыңгыраулары, балаларның шау-шулы авазлары, гүзәл балачак иленә дәшер. Менә алар: Зур Аксу урта мәктәбенең физика укытучысы Виктор Лухманов, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең директор урынбасары Нәфисә Усманова, шушы мәктәпнең тарих укытучысы Гүзәлия Сәгъдиева, Иске Кәкерле урта мәктәбенең тарих укытучысы Рифкать Хөснетдинов, Городище балалар бакчасы мөдире Ольга Кизина, Татар Шатрашаны башлангыч мәктәбе укытучысы Рафаил Таҗетдинов, Иске Кәкерле урта мәктәбе тәрбиячесе Фәрдәния Шәйдуллина, Кече Чынлы урта мәктәбенең тарих укытучысы Рәис Сибгатуллин, Иске Шәйморза урта мәктәбенең рус теле укытучысы Җәүдәт Камалов, Марс урта мәктәбе укытучысы Гөлсинә Камалетдинова, Матак урта мәктәбенең география укытучысы Николай Савельев, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Афанасьева залның көчле алкышларына лаек булдылар.

Юбиляр укытучылар да бәйрәмнең иң хөрмәтле кешеләре иде. Аларны Лилия Җамалетдинова, Эльмира Яфизова җитәкләгән балалар бию группалары сәламләде.

Мәктәп проблемаларын уңышлы хәл итеп, мәктәпләрен гөлбакчага әйләндергән, ата-аналар, коллектив белән кулга-кул тотынып эшләүче директорларыбыз да бар. Алар республика конкурсларында җиңү яуладылар. Кече Чынлы урта мәктәбе директоры Тәскирә Ибраһимова "Ел директоры" номинациясендә, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе (директоры Резедә Хуҗиева) "Ел мәктәбе", Хорновар-Шигали мәктәбе укытучысы Галина Беззубова - "Ел укытучысы", Иске Шәйморза балалар бакчасы җитәкчесе Рамилә Алиуллина "Ел бакчасы" номинациясендә җиңү яуладылар. Алар эзеннән яшь җитәкчеләр килә: Гөлназ Шәрәфетдинова (Марс урта мәктәбе), Елена Арсентьева (Иске Элмәле башлангыч мәктәбе), Лилия Айнетдинова (Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе), Гүзәл Халитова (Мунчәли башлангыч мәктәбе) мәгариф системасында якты эзләрен сыза башладылар. Аларны "Умырзая" халык инструментлары ансамбле (җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов), җырчы Динә Әхсәнова сәламләде. Укытучыларны сәхнә йолдызлары Дмитрий Глухов (Иске Шәйморза урта мәктәбе), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева, Марат Аббазов (Иске Кәкерле урта мәктәбе), Алсу Яфизова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Равия Мөхәммәтҗанова һәм Флера Нуртдинова (Шланга урта мәктәбе) бүләк иткән моңлы җырлар, Миләүшә Халитова укыган К.Булатованың "Укытучы көндәлеге" дигән шигыре укытучылар хезмәтенә мәдхия булып та яңгырады.

Илнең генә түгел, Җирнең киләчәге дә сезнең кулларда, хөрмәтле укытучылар. Ак юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев