Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашыгырга кирәкми

Медицина полислары хакындагы ыгы-зыгы халык арасында яз башында ук башланган иде. Яңа төрле полислар бирелә дигәч, халык аны тиз арада алмаштыру хәстәренә кереште. Әмма белгечләр бер дә борчылмаска куша.

-Россиядә 1 майдан бердәм үрнәктәге медицина полислары бирелә башлады. Әмма халыкка полисларны алыштыру пунктларына ашыгырга кирәкми. Федераль закон буенча иске үрнәктәге полис 2014 елга кадәр гамәлдә булачак, ә аннан ул универсаль электрон картага алыштырылачак,- ди ТР мәҗбүри медицина иминиятенең Буа шәһәрендәге территориаль фонды директоры Илсур Гарипов.

Бушлай медицина ярдәме алуга кил-гәндә, ул РФнең барлык мәҗбүри медицина иминияте оешмаларында күрсәтеләчәк. Илсур Гарипов әйтүенчә, гражданнар иске үрнәктәге дә, яңа полислар буенча да медицина ярдәме алу хокукына ия.

1 майдан бирелүче бердәм үрнәктәге яңа полис бары тик башка регионга даими яшәү өчен күчүчеләргә, шулай ук фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен алыштыручыларга гына бирелә. Һәм, әлбәттә инде, яңа туган балаларга да полис тиешле. Ә инде балаларын кайсы компаниядә иминиятләштерәчәкләрен ата-аналар үзләре сайлый. Шулай ук, әгәр гражданин иминият компаниясен алыштырырга уйласа, ул яңа полис алырга тиеш булачак. Ләкин моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Мәсәлән, гражданин медицина иминият оешмасының эшеннән канәгать түгел, ди, яисә аның хокукларын тормышка ашыруда тиешле ярдәм күрсәтелмәгән. Башка төрле очракларда полисны алыштыруның кирәге юк.

Реклама

Илсур Гарипов, шулай ук, иске үрнәктәге полис булганда медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту-хокук тәртибен бозу булачак ди. Әгәр дә мондый очракка юлыксагыз, мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефон буенча иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, (84374) 3-29-73 телефоны буенча яки 8-800-200-51-51 телефонына "кайнар линиягә" мөрәҗәгать итәргә була.

Пациентның медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын яклау-медицина иминияте оешмасының төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев