Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Беренче боз куркыныч

Кышның беренче бозы күп кенә куркынычлар тудыруга да сәләтле. Чөнки әле ул юка, тулысынча катып та бетмәгән була. Су агымы булган сулыклардагы беренче боз аеруча куркыныч.

Моңа мисал итеп күптән түгел генә республиканың Лаеш районында килеп чыккан очракны китерергә мөмкин. Хәтерегездә булса, биредә 200 балыкчы ярдан аерылган боз өстендә калган иде. Аларны коткару, әлбәттә, зур тырышлыклар нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Барлык балыкчылар да ярга уңышлы эвакуацияләнде.

Шуңа күрә дә, хөрмәтле гражданнар, боз өстенә керүче һәркем гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәргә тиеш. Бозның структурасы, калынлыгы һәм чыдамлыгы күп кенә факторларга бәйле. Ул боз кату чоры дәвамында күп тапкырлар үзгәрергә мөмкин. Боз структурасының күрсәткече булып аның төсе санала. Әгәр боз яшкелтрәк яисә зәңгәррәк төстә икән, ул чыдам була. Әгәр ул көрәнсу төстә икән, бу инде бозның чыдам булмавын күрсәтә. Исегездә тотыгыз, чишмә суы чыгып торган җирдә, шулай ук, куаклыклар, камышлар тирәсендә, кар көртләре астындагы боз чыдам булмаска мөмкин. Ялгыз гына булган җәяүлегә сулыклар аша 5-7 см калынлыктагы боз аша чыгарга мөмкин, ә инде төркемләп булганда, бозның калынлыгы 7-12 см.дан да ким булмаска тиеш.

Реклама

Автотранспортның, кичү өчен җиһазланган транспорттан тыш, бозга керүе катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X