Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Уйланулар

Көннәремнең яме юк. Тик беркемнең дә берәүдә дә эше юк, гаме юк... ... Кем уйлаган бит, мин дә бик бәхетле идем кайчандыр. Өзелеп сөйгән кешем дә бар иде. Ә хәзер? Минем кайчакта яшиселәрем килми башлый, бик авыр мизгелләрем еш була хәзер. Бу авырлык күңелдә, йөрәктә кемгәдер, нәрсәгәдер бик нык үпкәләү...

Көннәремнең яме юк. Тик беркемнең дә берәүдә дә эше юк, гаме юк...
... Кем уйлаган бит, мин дә бик бәхетле идем кайчандыр. Өзелеп сөйгән кешем дә бар иде. Ә хәзер? Минем кайчакта яшиселәрем килми башлый, бик авыр мизгелләрем еш була хәзер. Бу авырлык күңелдә, йөрәктә кемгәдер, нәрсәгәдер бик нык үпкәләү хисе уята. Елыйсы килгән минутларымда мин өемнә ашыгам, чөнки күзләрдәге яшьләр урын таба алмый тагын йөрәкне чеметә башлыйлар. Бүген дә иртәнге сәгать биштә өзелеп еладым. Болыт кебек түгелеп алдым. Йөздәге елау эзләрен хәтта иннек-кершән дә бетерә алмый. Кемгәдер, нәрсәгәдер бик нык ачуым килә. Үзем дә белмим. Үз-үземә ачуым килә. Аквариумдагы балык шикелле бәргәләнәм. Чулман суының дулкыннары да ул ачуны тәннән дә, җаннан да куып чыгара алмыйлар. Кайчагында яр буена килеп тыңлап утырам, ярга бәрелгән дулкыннар шавы күңелгә ургып керә. Хәзер иртәләрен сандугач тавышларын ишетмәгән йөрәк үз җырын җырлый алмаган атаклы җырчы кебек ыңгыраша гына. Минем йөрәгемә кереп оялаган әрнү шулай итеп үч ала микән соң әллә? Бу әрнү кайчан да булса усаллыкка әверелсә? Усаллык нәфрәткә? Нәфрәт ерткычлыкка китерсә? Ә ерткычлык шәфкатьсезлек булып йөрәктән ургылып чыкса? Юк, юк. Кычкырып, туйганчы бер елап аласым килә, әмма гел-гел елап та булмый шул, чөнки кызым өйдә, ләкин йөрәк һаман катылана бара. Җан сөйгәнем кара гүрдә бит, шуңамы соң әллә? Күзләрем көзгедән ачулы очкыннар чәчә. Җаным айкала-чайкала, телемнәргә бүленә. Зур кайгы кешене усаллата дип ишеткәнем бар иде минем, дөрес ахрысы. Мин дә бит көннән-көн усалланам, кырыслана барам. Ачу белән усаллык мине эчтән кимерәләр, әкрен-әкрен генә мине начарайталар бугай. Минем хәсрәтем зиратка баргач таралып китәр күк. Әмма кабер кабер инде ул, ярты йөрәгемне алып киткән сөйгәнем үзе түгел. Кызганыч, каберләр беркайчан да сөйгәннәрне алыштыра алмыйлар. Бер генә мизгелгә аны күрәсе иде. Кайчакта кемдәдер аның йөз чалымнарын күргәндәй булам, ләкин бу бит минем сөйгәнемне күрәсе килүдән туган уйлар диңгезендә йөзгәндә барлыкка килгән хисләр уены гына. Хыял җимеше генә. Мин бит инде бүтән беркайчан да, беркайчан да аның йөз чалымнарын күрә алмаячакмын...
***
Сагышларның төрле төсләре булган кебек, аларның тәмнәре дә бар икән бит. Мәңгелек упкынның ике якка ташланган ярына басып торганда туган сагышның тәме әрем әчеседәй әче иде...
Вәгъдә биреп тә, вакытында килеп җитә алмаган ярны көткәндә туган сагыш татлы - бал кебек, чөнки ул бит барыбер киләчәк, бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, берсекөнгә.
Читтә йөргәндә туган ягыңны сагынудан килеп туган сагышлар әчкелтем татлылар, чөнки сагынуда коенган сагыш хисләре туган җирнең җиле килеп кагылуга үзгәрә, чишмәләрнең телләреңне йотардай саф суын эчкәндә кичергән татлы ширбәттәй хисләр дулкыны йөрәкне кузгата. Җилләр алып килгән җиләк-җимешләр исе дә сагышларны татлы итә торгандыр. Ләкин син чит җирләрдә, ятлар арасында. Биредә синең кайгыларың да, шатлыкларың да үзеңнеке генә шул. Шуңа да сагышлар әчкелтем тәм белән йөрәккә үтеп керәләр. Җырдагыча, мең пычак кадаламыни...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев