Бүген район мәдәният йортында спектакль булачак

30.04.2013 13:38 | Мәдәният дөньясында Принтерга

Бүген район мәдәният йортында спектакль булачак

1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдә район мәдәният йортында хастаханә хезмәткәрләре Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектален куячак. 

Спектакльнең режиссеры  Ринат Кәлимуллин. Рольләрне башкаралар- табиб Илгизәр Хөснетдинов, медицина хезмәткәрләре Дамирә Габдрахманова, Фәридә Кәлимуллина, Резидә Мөдәрисова, Илсинә Хәлиуллова, Рәис Әхмәтов һәм мәдәният хезмәткәре Ринат Кәлимуллин. Музыка өлешен Галия Ахмедова, декорацияләрне, бутафор, реквизий һәм киемнәрне кую бүлеге хезмәткәре Рәйнә Бахитова һәм рәссамчы Ильмас Нәфиев әзерләгән. Башлана 19.00 сәгатьтә. 

 


Гөлия Фәизова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту