Кече Чынлыда яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының юбилее

12.01.2017 10:11 | Котлыйбыз на главной странице сайта Печать

Кече Чынлыда яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының  юбилее

Кече Чынлыда яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының 12 январьда юбилее.

Хөрия! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.Сиңа саулыклы озын гомер, балаларыңның игелеген күреп, тормыш иптәшең, безнең абыебыз Шәфикъ белән пар канатлар булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, озак яшәвеңне телибез.

Бүгенге көндә гаиләң, туганнарың, дусларың алдында зур хөрмәт иясе син, киләчәгең  дә шулай игелек белән сугарылып, хөрмәттә үтсен.

Изге теләкләр белән: Чүпрәледән Мөстәкыймовлар, Тәтештән Кәбировлар, Ульян шәһәреннән Хәйретдиновлар.

                                      *  *  *

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының 12 январь көнне олы юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, сөекле дәү әниебез! Барысы өчен дә сиңа рәхмәт әйтеп, юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулыклы озын гомер, ак бәхетләр, әти белән тигезлектә яшәвегезне телибез.  Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле, киңәшчебез, ярдәмчебез. Без сине яратабыз.

Безнең күңел һәрчак сиңа,

Тели иң изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка

Беркем юк кадерлерәк.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт синең нур балкыган йөзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән: яраткан гаиләң.

                                *  *  *

Кече Чынлы авылында яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле дустым, туганым, классташымСине олы бәйрәмең-55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең кебек сабыр, саф күңелле, туган җанлы кешеләр сирәк. Син якын сердәш тә, ярдәмче дә. Синең хезмәт вазифаң һәрвакыт җаваплылардан булды. Беркайчан да зарланмадың, хезмәтеңне җиренә җиткереп, намус белән башкарасың, төн йокыларың белән санашмыйча, бөтен авыл кешесенә ярдәм кулыңны сузасың.

Гомер үрләренә менеп җиткәндә сиңа, Хөрия, нинди теләк теләсәк тә, аз булыр кебек. Хатын-кыз исемен уңганлыгың, тугрылыгың белән аклап, үз кулларың белән бүгенгеңә ирешкән эшлекле кеше син. Киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез. Парлы булып гомер итүләр язсын, балалар, оныклар шатлыгы күрергә насыйп булсын!

Мин димәдең, бервакытта да,

Беләм, диеп чәчрәп чыкмадың.

Бала, туган, ир хакларын хаклап,

Сабыр калып, алга атладың.

Озын юллар алда әле тагын,

Үрләр дә бар әле үтәсе.

Бәхет-шатлыкларны уртак итеп,

Яшисе дә әле, яшисе.

Иң изге теләкләр белән: Заббаровлар гаиләсе.

                                   *  *  *

Кече Чынлы авылында яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының юбилее.

Хөрмәтле сеңелебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең-олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Сеңелем! Сез Шәфикъ белән  икәү бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Акыллы, тәүфыйклы балалар үстердегез. Ирең Шәфикъ, балаларың Илнур, Ленарны тормыштан да ныграк яратасың, киленнәрең Мәрьям белән Миләүшәне үз балаларың кебек сөеп, “кызларым“ диеп яшисең, оныкларың өчен җан атасың. Ә безгә, өч кыз һәм ике ир туганыңа, һәрвакытта киңәшче булдың. Гомумән, синнән кояштан бөркелгән кебек  җылылык һәм яктылык чәчелә. Син шулай ук кешеләрне яратасың, якыннарың өчен күңел җылыңны җәлләмисең.

Кеше гомере эшләгән эшләре һәм үткән юллары белән бәяләнә, диләр. Чыннан да, син, сеңелем, гомерең буе авыр, әмма мактаулы хезмәт башкарасың, авылыбызның иң абруйлы, иң мәрхәмәтле һөнәре–шәфкать туташы булып эшлисең. Бар кешенең дә үтенече, гозере сыя торган киң күңелең белән син барыбызга да үрнәк булып торасың. Ә инде үткән юлларыңа килсәк, син үткән юлларны чакрымнарга салсак, бик зур үлчәмнәр кирәк булыр иде, чөнки авылыбызда син булмаган йорт юктыр ул. Син көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан, авылыбыз халкына ярдәмгә ашыгасың, Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын берүк. Рәхмәт, сеңелем, сиңа барысы өчен дә.

Рәхмәт, сеңелем бу дөньяда,

Булганың өчен рәхмәт.

Безне карап-саклап торган,

Кулларың өчен рәхмәт.

Кадерле син, сеңелем, безнең өчен,

Без яратып сине яшибез.

Бәхетле бул, кайгы күрмә,

Игелекле, якын сеңелебез.

Йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне юллап: Шәрәфетдиновлар гаиләсе.

                                     *  *  *

Кече Чынлы авылында яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының 12 январьда 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине олы бәйрәмең-юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Шәфикъ абый белән тигезлектә, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.

Бүгенге көнгә кадәр шәфкать туташы булып, авыл халкына ярдәм кулы суздың. Авыл халкының олы хөрмәтен яуладың. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы һәм аяз булсын.

Котлыйбыз сине туган көнең белән,

Дөнья акка төренгәндә тугансың.

Шуңа кадерле, ягымлы да,

Сабыр һәм тыныч булгансың.

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,

Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,

Һәр туар көн муллык, шатлык бүләк итсен,

Гомер юлың еракларга дәвам итсен.

Иң изге теләкләр белән: хезмәттәшләрең Гөлүсәләр.  

                                      *  *  *

Кече Чынлы авылында яшәүче Садриева Хөрия Хәлирахман кызының 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле, киңәшчебез, ярдәмгә әзер торуың белән хөрмәткә лаек син. 

Сиңа исәнлек, аяз көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Шәфикъ энебез белән алдагы гомерегез саулыкта, тигезлектә, шатлыкта үтсен, балалар игелеген күреп, гомер кичерергә язсын.

Котлы булсын, Хөрия, юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет, шатлык белән,

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Изге теләкләр белән: Шәрәповлар, Әбдрәкиповлар.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
Олег Морозов: Татарстан восхитил китайцев условиями для вложения инвестиций
По словам политика, китайский бизнес с интересом смотрит на республику.
08:57 24.03.2017
В Набережных Челнах экологи выявили сжигавшую утилизированные автомобили фирму
Заведено административное дело, нарушителю грозит штраф.
08:29 24.03.2017
Российский исламский институт будет издавать научный журнал «Современный мусульманский мир»
Международный журнал будет посвящен различным аспектам развития ислама и мусульманского мира.
08:17 24.03.2017
Сун Тао: Казань — тысячелетний город на древнем «Шелковом пути»
Заведующий отделом международных связей ЦК КПК считает, что Россия и Китай играют особую роль в оформлении нового международного порядка.
08:05 24.03.2017
Первый хоррор казанского производства «Вирион» вышел в прокат
Любительский «полный метр» с неоднозначным сюжетом молодые режиссеры сняли за три тысячи долларов, собранные на краудфандинговой площадке.
00:00 24.03.2017
В Казани прошла встреча с клириком Гаагско-Нидерландской епархии РПЦ
Отец Хилдо рассказал об истории и развитии православия в Нидерландах и о духовно-просветительских проектах общин.
22:01 23.03.2017
Даниил Спиваковский выступил на сцене Татгосфилармонии
На фестивале «Народные мелодии» исполнили пьесу Леонида Филатова «Про Федота-стрельца, удалого молодца».
21:22 23.03.2017
В Москве открылась выставка татарстанских художников
В экспозиции представлено 50 работ членов Союза художников Республики Татарстан.
21:00 23.03.2017
Грызлов пообещал поговорить с руководством федеральных каналов об участниках программ
Председатель Высшего совета партии «Единая Россия» встретился в Казани с активом Татарстанского регионального отделения.
20:47 23.03.2017
Рустам Минниханов обсудил с Юрием Коковым сотрудничество Татарстана и Кабардино-Балкарии
Речь на встрече шла об укреплении взаимодействия в гуманитарной сфере и перспективах совместных проектов.
20:42 23.03.2017
В апреле в РТ внедрят новый аэрологический вычислительный комплекс
Новое оборудование в том числе будет обеспечивать безопасность в ходе проведения в Казани Кубка конфедераций и чемпионата мира по футболу.
20:18 23.03.2017
В Татарстане в режиме онлайн будут отслеживать состояние почвы
В республике в рамках пилотного проекта появятся агрометеорологические посты наблюдения в режиме реального времени.
19:56 23.03.2017
Грызлов: Обмен пленными может стать первым выполненным пунктом Минских соглашений
Председатель Высшего совета партии «Единая Россия» прокомментировал ситуацию на Украине.
19:47 23.03.2017
Синоптики: Весеннее половодье в РТ будет в рамках средних многолетних показателей
Риск затопления возможен в случае быстрого таяния снега.
19:15 23.03.2017
В Госдуме предлагают увеличить призывной возраст до 30 лет
Предложение об увеличение призывного возраста обсуждается в комитете Госдумы РФ по обороне.
18:50 23.03.2017
Самой грязной рекой Татарстана назвали Бугульминский Зай
В водах реки регулярно фиксируются превышения предельно допустимых концентраций загрязняющих веществ.
18:39 23.03.2017
ГИБДД Татарстана предупредила об ухудшении дорожно-метеорологических условий
Госавтоинспекция РТ напоминает о неукоснительном соблюдении ПДД и призывает быть крайне внимательными и осторожными.
18:31 23.03.2017
17 случаев высокого загрязнения поверхностных вод в РТ зафиксировали метеорологи в 2016 году
На Куйбышевском водохранилище в прошлом году произошло незначительное ухудшение качества поверхностных вод.
18:30 23.03.2017
Глава Минздрава РТ поддержал онлайн-флешмоб врачей «Флюшка на память»
Флешмоб приурочен к Всемирному дню борьбы с туберкулезом.
18:21 23.03.2017
Минтимер Шаймиев представил Борису Грызлову проекты фонда «Возрождение»
Также на встрече, в которой участвовал и Фарид Мухаметшин, шла речь о деятельности партии «Единая Россия» и ее Татарстанского отделения.
18:12 23.03.2017
В Татарстане за прошлый год туберкулез выявлен у 67 детей
Опасная болезнь была обнаружена и у двух малышей до года.
18:05 23.03.2017
Организаторы «Евровидения» предложили Самойловой выступить из России
Впервые за 60-летнюю историю конкурса участнику предложена возможность не выступать вживую, а транслировать выступление в прямом эфире.
17:55 23.03.2017
Гидрометцентр РТ: В Татарстане сохраняется стабильно высокая степень загрязнения воздуха
Последние пять-десять лет в республике концентрация формальдегида и фенола в воздухе не уменьшается.
17:51 23.03.2017
В Казани полк ДПС ищет на службу 24 лейтенанта
Зарплата – от 32 тысяч рублей, отпуск – 40 календарных дней, предоставляется выплата для приобретения или строительства квартиры или дома.
17:39 23.03.2017
Ильдар Халиков в «Сколково» презентовал опыт Татарстана по развитию моногородов
Премьер-министр РТ прочел лекцию для участников программы профподготовки команд управленцев проектами развития моногородов.
17:28 23.03.2017
Замдиректора Института этнологии и антропологии РАН прочел лекцию для казанской профессуры
Владимир Зорин поделился с коллегами этнополитическими теориями и отметил роль Татарстана в налаживании комфортного межнационального климата в стране.
17:23 23.03.2017
Суд в Казани арестовал участников погрома в ТЦ «Алтын»
Еще с двоих задержанных – водителей машин, на которых перемещались устроившие погром, взята подписка о невыезде.
17:18 23.03.2017
Фильм «Современник. Вадим Кешнер» представят в Доме Аксенова
Музей продолжает новый цикл года «Город уходящий…» краеведческой беседой об улице Проломной (ныне – Баумана) в Казани.
17:09 23.03.2017
В Татарстане продолжается потепление климата
При сохранении нынешних темпов каждые сто лет среднегодовая температура будет увеличиваться в среднем на 3,5 градуса.
17:02 23.03.2017
Министр экологии РТ проинспектировал готовность районов к санитарно-экологическому двухмесячнику
В ряде районов Татарстана уже приступили к уборке территорий.
17:00 23.03.2017