Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Азизова Ферзания Әхмәтзәки кызының юбилее

04.01.2017 14:06 | Котлыйбыз на главной странице сайта Печать

Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Азизова Ферзания Әхмәтзәки кызының юбилее

Чепкас-Илмәт авылында яшәүче кадерле әниебез Азизова Ферзания Әхмәтзәки кызының 4 январьда олуг юбилее.

Әниебез үзенең гомерен балаларга белем бирүгә багышлады һәм безне, өч улын, тәрбияләп үстерде. Урта мәктәп директоры вазифасыннан лаеклы ялга чыкты.

Әни!

70 яшем тула, картаям, дип

Уйлама син, һич тә уфтанма.

Башламаган дистәләрне башлап,

Яшә, әнкәй, һич тә картайма.

Ничә буын авыл балаларын,

Белем дөньясына керттең син,

Кешеләргә гел игелек эшләп,

70 яшькә, әни, җиттең син.

Бөтен төрле эшне башкарырга,

Көч һәм куәт синдә җитәрлек.

Янып торган күзләр, ачык йөзең,

Һәркемне дә җәлеп итәрлек.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз яме, шатлыгыбыз,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Саулык, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы сиңа, әниебез!

Улларың, киленең, оныкларың исеменнән улың Альберт.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить