Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Центральные новости

Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды

Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны  ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча  проект кысаларында уздырыла.

Проектта республикада яшәүчеләр белән аеруча тыгыз бәйләнештә торучы дүрт ведомство - Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша. Аларның экспертлары киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча сиксәннән артык тәкъдим әзерләгән. Шулар арасында аеруча өстенлекле булганнарын татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, тиешле сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Проект программа документларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелек, экспертлар һәм халыкны җәлеп итеп, дәүләт хакимияте органнарының аеруча мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Аның төп оештыручысы – ТР Иҗтимагый палатасы.

Реклама

Тавыш бирү төгәлләнгәч, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Төбәктә яшәүчеләр куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тота алачак.

Татарстанда гамәлдә булган халык фикерен исәпкә алу һәм аны хакимият белән диалогка җәлеп итү алымнары арасында «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» мәгълүмат системаларын, медицина һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү сервисы, шулай ук ТР закон проектлары хакында иҗтимагый фикер алышу, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза һәм республиканың норматив-хокукый актлары проектлары турында иҗтимагый фикер алышу буенча сервисларны атап үтәргә мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/19/173730/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X