Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанда узачак WorldSkills чемпионатына чит илләрдән 100 волонтер киләчәк

Чемпионатның волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләрдән, Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 14 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләрнең 45нче дөнья чемпионатында 3,5 мең волонтер катнашачак. Шул исәптән, Казан һәм Татарстаннан 3 мең волонтер, Россиянең төрле төбәкләреннән - 400 һәм чит илләрдән 100 волонтер чемпионат чараларын үткәргәндә ярдәм итәчәк.

Дөньякүләм чараның волонтерлык хәрәкәтендә катнашу өчен 89 илдән 14 277 гариза килгән. Бер урынга дүрт кандидат дәгъва итә. Иң тәҗрибәле волонтерга 81 яшь булса, иң яшенә - 14.

Волонтерлар 20дән артык функциональ юнәлештәге 93 төрле позициядә хезмәт күрсәтәчәк. Мәсәлән - "Ярышлар мәйданы волонтеры", "Тамашачыларга күрсәтелгән хезмәтләр волонтеры", "Волонтер-атташе" яки "Тантаналы чара волонтеры".

Реклама

Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта үтәчәк. Ул 60лап илдән яшь профессионалларны җыячак, алар барлыгы 56 компетенциядә осталыгын күрсәтәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/178933/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: world skills волонтер

2
X